Бүген 2026 елда төзекләндерелә торган объектлар өчен тавыш бирү тәмамлана
Нәтиҗәләр һәр тавыш бирүгә бәйле — үз шәһәрегезне төзекләндерүгә йогынты ясарга өлгерегез!
Бүген, 12 июньдә, 2026 елда төзекләндерү планлаштырылган иҗтимагый киңлекләр өчен онлайн-тавыш бирүнең соңгы көне.
Тавыш бирү Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «Татарстан хезмәтләре» мобиль кушымтасында уза. Анда республикада яшәүче 14 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше катнаша ала — үз муниципалитетыңда тәкъдим ителгән территорияләрнең берсен генә сайларга кирәк.
Объектлар исемлегендә — парклар, скверлар, яр буе һәм яңартуга мохтаҗ башка иҗтимагый зоналар. Инициатива «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Казанда яшәүчеләр өчен кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеге каралган. Алар арасында 10 смартфон iPhone 16e, Volga Resort глэмпингында ял итү өчен 2 сертификат, шулай ук «Руки Вверх!» төркеме, Надежда Кадышева концертына һәм Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасына спектакльгә билетлар.
Бүген бүләкләр отуның соңгы көнендә 3 iPhone 16e, «Руки Вверх!» һәм Надежда Кадышева концертына билетлар, Г. Камал исемендәге театрга билетлар алырга мөмкин.
Катнашу өчен:
12 июньгә кадәр Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында Казан паркларының берсе өчен тавыш бирергә. Тавыш бирүнең (яки «Сорауштыру узды») скриншотын ясарга. Аны 12 июньнең 20:00 сәгатенә кадәр "ВКонтакте«да шәхси аккаунтка куярга. «Мин тавыш бирдем ___» (парк исеме) дип язарга һәм #голосуюзаказань и #паркиказани хэштегларын куярга. Аккаунт ким дигәндә 30 көн элек теркәлгән булырга тиеш, аккаунт хуҗасына ким дигәндә 14 яшь, яшәү һәм теркәлү урыны Казан булуы шарт булып тора.
Казанда 2025 елда төзекләндерү буенча 7 проект гамәлгә ашырыла, шуларның өчесе «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектына керә. Яңартулар шәһәрнең төп иҗтимагый киңлекләренә кагылачак: Г. Камал исемендәге яңа театр янындагы территория, Казансу елгасында һәлак булган хәрбиләр һәйкәле янындагы яр буе зонасы, «Яшьләр» скверы (Фатих Кәрим һәйкәле), шулай ук Җиңү паркы (махсус хәрби операциядә катнашучылар истәшлегенә куелган вакытлы мемориал). Моннан тыш, эшләр Серов урамында (бульварның өченче чираты), Зур һәм Кече Акчарлак күлләре янында һәм Миславский урамындагы скверда булачак.
2025 елга 464 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырылган, шул ук вакытта асфальт-бетон түшәмәнең гомуми мәйданы 590 мең квадрат метрдан артып китәчәк. Гамәлгә ашырылган этаплар белән «Безнең ишегалды» программасы гамәлдә булган алты ел эчендә Казанда 2742 йорт яны территориясе яңартыла. Яңа өслекнең мәйданы якынча 3,6 миллион квадрат метр тәшкил итәчәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча лидер 200 ишегалды киләсе елның төзекләндерү программасына керәчәк.
Нәтиҗәләр һәр тавыш бирүгә бәйле — үз шәһәрегезне төзекләндерүгә йогынты ясарга өлгерегез!
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев