Бу – минем шәһәр!
Шәһәрнең 60 еллык юбилее уңаеннан Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә махсус проект башлап җибәрде. Аның максаты - яшьләрне беренче төзүчеләр һәм аларның эшен, хезмәтен дәвам итүче түбәнкамалылар белән таныштыру.
Бию сәнгате – үтемле тәрбия чарасы / Фото шәхси архивтан
Бүгенге көндә Түбән Кама Татарстан Республикасының иң гүзәл, күркәм шәһәрләренең берсе. Ул - туктаусыз үсештә: яңа сәнәгать объектлары төзелә, торак микрорайоннар калкып чыга, яңа социаль объектлар ачыла, парк һәм скверларыбыз яңара, күркәмләнә, тулылана.
Узган гасырның 60 нчы, 70 нче елларында шәһәр төзелеше яланга килеп, җиң сызганып эшли башлаган егет-кызларыбыз бүгенге көндә инде чал чәчле, зирәк өлкән яшьтәге абый-апалар. Бүгенге көн яшьләребез аларны танып беләме, хезмәтләре белән танышмы? Алар башлаган эшне дәвам итүчеләр бармы? Әлеге сорауларга җавап алу һәм таныштыру йөзеннән китапханәбездә «Бу – минем шәһәр» дип исемләнгән проект үз эшен башлап җибәрде.
Мәшһүр галимебез Шиһабетдин Мәрҗанинең «Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк» дигән, пәйгамбәр хәдисләренә тиң сүзләре тарихыбызны онытмаска, күренекле шәхесләребез белән горурланырга, яшьләребездә дә шундый ук хисләр тәрбияләргә кирәклеген искәртә.
Очрашуларны 25 гыйнварда үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп узучы «Тулпар» милли бию һәм җыр ансамбле җитәкчесе Илдар Айдар улы Шәяхмәтов белән аралашудан башлап җибәрдек. Әйе, кечкенә генә тарихы булган әлеге ансамбльнең уңышлары, үсеше зурдан. Европа күләмендә узган бәйгеләрдә җиңү яулаган «Тулпар» ансамблен чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез дә көтеп ала, яратып кабул итә.
Әңгәмә барышында Илдар Шәяхмәтов бию хәрәкәтләре аша милләтебезнең төрле чор сулышын күрсәтә алуы хакында сөйләде. Шулай ук сәхнә арты күренешләрен экран аша күзәтеп, тамаша вакытында зур сәхнәдә булып узган кызыклы вакыйгалары, истәлекләре белән дә бүлеште.
«Биючегә сүз әйтмәгез – бии, бии остара», дигән мәкальне дәвам итеп, шуны әйтәсе килә: бии башларга беркайчан да соң түгел. «Килегез, бергәләп татар халык биюләрен өйрәнеп, милләтебез белән горурланыйк» – дигән тәкъдим-фикерләрен яшь тамашачыга җиткерде ул. Биюгә урын тар димәделәр, рәхәтләнеп, башкаларны да җилкендереп татар биюен башкардылар.
1974 елдан Түбән Кама шәһәренең «Нефтехимик» клубында «Яшьлек» җыр-бию ансамбленең халык уен кораллары оркестрын җитәкләгән, 1978 елда «Ләззәт» татар вокал-инструменталь ансамблен оештырган, бүгенге көндә «Талир тәңкә» ветераннар фольклор-халык ансамбле җитәкчесе Флүр Гәйнемөхәммәтов яшь буынга үз теләкләрен җиткерде. Шәһәр данын яклап, зур уңышларга ирешүче ансамбльнең киләчәге матур булсын. Хәер, исеме дә үзенә туры килеп тора. Тулпар кебек алга омтылып, зур кыяларны яуласын. Талантлы биючеләр белән ансамбль һәрчак тулыланып торсын, дигән теләктә калабыз.
Очрашу бик җылы, рәхәт, күңелле узды. Шәһәребезнең беренче төзүчеләре алдында горурланып сөйләрлек җиңүләр булганда, Түбән Каманың киләчәге тагын да матур, күркәм булыр!
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев