Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бу атнада Татарстанда 28 градус эссе була

Явым-төшем булу ихтималы зур түгел.

Якын көннәрдә Татарстан территориясендә моңарчы урнашкан эссе һәм коры һава торышы саклана. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды, дип яза «Татар-информ».

Синоптиклар шулай ук Россиянең Европа өлешенең зур территориясен биләгән киң антициклонга тәүлеклек температура тирбәлеше зур булу хас, дип игътибар итте. Тәүлекнең караңгы вакытында һава радиацион суыну сәбәпле урыны белән томан хасил була.

10, 11 һәм 12 сентябрьдә Татарстан антициклонның көнбатыш перифериясендә була. Төбәктә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз. Бүген, 10 сентябрьдә, иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшәргә мөмкин. Термометр баганалары төнлә +10..+17 градус һәм көндез +23..+28 градус күрсәтә.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә, 13 һәм 14 сентябрьдә, республикада антициклональ һава торышы саклана. Явым-төшем булу ихтималы зур түгел. Тәүлекнең якты вакытында һава температурасы +20..+26 градус була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев