Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Бу атнада Татарстанда +2 градуска кадәр җылытачак, аннары кабат суытачак

Мондый һава торышына антициклоннарның һәм циклоннарның атмосфера фронтлары белән тиз алмашынуы сәбәп булачак.

Бу атнада Татарстанда һәм бөтен Урта Идел буенда атмосфера басымы һәм һава температурасының сизелерлек үзгәреп торуы белән тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге фаразында әйтелә.

Мондый һава торышына антициклоннарның һәм циклоннарның атмосфера фронтлары белән тиз алмашынуы сәбәп булачак.

Чәршәмбе, 17 декабрьдә, Татарстанга җылы атмосфера фронты якынлашачак. Тәүлек дәвамында кар һәм юеш кар көтелә, урыны белән бураннар булуы ихтимал. 13–18 градус салкын булган төннән соң, иртән республиканың көнбатышында −5, −10 градуска кадәр җылытачак. Көндез термометр баганалары −2, −7 градуска кадәр күтәреләчәк.

Пәнҗешәмбе, 18 декабрьдә, Татарстанда тагын да җылырак булачак: төбәк Архангельск өстендә үзәге булган циклонның җылы секторына эләгәчәк. Урыны белән бераз кар явачак (көндез — юеш кар белән). Көньяк-көнбатыш һава агымнары ярдәмендә республикага җылы һава керә башлаячак. Төнге −4, −9 градустан соң (ә көнчыгышта −15 градус та булырга мөмкин) көндез һава −3 тән +2 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның алдан биргән мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә, 19 һәм 20 декабрьдә, Татарстанда «җылы һава торышы сакланачак, урыны белән бераз явым-төшем булырга мөмкин». Якшәмбе, 21 декабрьдә, температура фоны «кышкы күрсәткечләргә» кайтачак, дип билгеләп үтә синоптиклар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев