Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яңа пандемия барлыкка килү куркынычы турында әйтте
Яңа пандемия котылгысыз һәм теләсә кайсы вакытта башланырга мөмкин, дип кисәттеләр.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Гебрейесус яңа пандемия котылгысыз һәм теләсә кайсы вакытта башланырга мөмкин, дип кисәтте.
Ул дөньяда COVID-19ның авыр нәтиҗәләре турында искә төшерде, «киләсе пандемия көтмәячәк» дип ассызыклады. ТАСС язганча, ВОЗ башлыгы яңа пандемия «20 елдан яки аннан да күбрәк вакыттан соң, бәлки иртәгә дә» башланырга мөмкин дигән фаразны кабатлады.
«Әмма бу булачак, һәм һәрхәлдә без әзер булырга тиеш», — диде ул.
Аның әйтүенчә, рәсми мәгълүматлар буенча, пандемиядән якынча 7 млн кеше һәлак булган, гәрчә реаль саннар 20 млн га җитәргә мөмкин. Пандемия шулай ук дөнья икътисадына 10 трлн доллардан артык зур зыян китергән.
COVID-19 авыруы белән бәйле гадәттән тыш хәл режимы дөнья сәламәтлек саклавында 2020 елның гыйнвар ахырыннан 2023 елның 5 маена кадәр гамәлдә булган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча 2025 елның 23 мартына дөньяда коронавирус йоктыруның 777 684 506 очрагы һәм 7 092 720 үлем очрагы теркәлгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев