«Борһан йорты»нда ниләр бар?
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театры спектакле премьерасын карагач туган уйлар.
Гаиләнең иминлеге өчен ныклы нигез, какшамас терәк һәм яңгырдан, җил-давылдан саклап тору өчен ышанычлы түбә кирәк. Алар булмаса, эшләр хөрти — ул тиз арада җимерелергә мөмкин. Түбән Кама драма театры куйган «Борһан йорты» дигән драманы карагач, шулай икәненә чынлап ышанасың.
Мин театр белгече түгел, «Борһан йорты»ның ни дәрәҗәдә уңышлы сәхнә әсәре булуына яки спектакльнең куелышына һөнәри бәя бирергә җыенмыйм. Ләкин тамашачы буларак, үз фикеремне әйтергә, кайбер нәтиҗәләр ясарга хакым бар дип уйлыйм.
Драманың беренче күренеше үк кайгылы эпизодтан башлана — гаилә башлыгы Борһан вафат булган. Аны озатырга балалары, туган-тумачалары җыелган. Гаилә әгъзалары стресс хәлендә. Алар өчен ныклы терәк тә, ышанычлы түбә дә булган Борһан үлгәннән соң, туганлык җепләре өзелү алдында. Бу, мөгаен, чарасызлыктандыр? Чөнки гел Борһан кубызына биегән, аның күрсәтмәләрен үтәп, ышанычлы киңәшләрен тотып, ярдәмен тоеп яшәгән балалары мөстәкыйль тормышка әзер түгел, алар хәзер нишләргә белми, төрле якка каералар — ары сугылалар, бире сугылалар. Беренче карашка монда драманың төп герое Борһан үзе бугай дигән тәэсир кала. Һәрберсенең уенда, һәрберсенең күңелендә — ул. Шул ук вакытта ул юк…
Геройларның холыклары да, үз-үзләрен тотышлары да бик үзенчәлекле. Кайвакыт: «Борһан исән вакытында ничек итеп боларның барсын бергә җыеп, бербөтен итеп тота белде икән?» — дигән уй да килә башка. Балаларының барысы да аны хөрмәт иткәндер, мөгаен. Бәлки ул аларны юмалый алгандыр, яисә аннан бик нык курыкканнардыр. Ә хәзер, иреккә чыккач, һәрберсенең акылы (кайберләренең акылсызлыгы) үзе белән...
Сүз дә юк, артистлар рольләрне искиткеч оста башкарды — тегесе яхшы уйнады, монысы начаррак дип әйтерлек түгел. Кайберләре бөтенләй үзенчәлекле яклары белән ачылды хәтта. Әйтик, төп роль булмаса да, Кәлимулланы бик оста итеп уйнаган Фарил Вафиев, минем өчен артист буларак бөтенләй үзгә яктан ачылды. Раушан Әсәтов та миңа, ничектер, төпле аек карашлы герой рольләрен генә башкарырга тиеш иде кебек. Ләкин ул исерек Байбулат ролен дә яхшы уйнады. Исерекне чыннан да исерек итеп күрсәтә белү дә осталык түгелмени?! Тискәре рольдә дә тамашачы мәхәббәтен яуларга була лабаса. Хәер, спектакльдәге Байбулат алай ук начар кеше дә түгел кебек. Үз-үзен тотышы белән Раушан анысын да тамашачыга җиткерә алды.
Ә менә Юрий Павловны күбрәк комедияләрдә уңышлы уйный, дигән фикердә идем. Монда ул артык җитди рольне дә тамашачыны ышандырырлык итеп җиткерә белде. Хәтта бераз агрессив тәэсир калдырды. Бәдерхәят (артист Гөлназ Фәхразиева) һәм Зәйнәп тә (Сәрия Әхсәнова), гәрчә төп рольләрдә булмасалар да, үзүзләрен тотышлары белән тамашачының күңелен яулагандыр, дип уйлыйм.
Иң беренче чиратта, әлбәттә, бу драма бик катлаулы һәм каршылыклы әсәр дигән уй туа. Аны куярга алынган режиссер Лилия Әхмәтованың, аңлавымча, бу сәхнәгә чыгарган беренче җитди эше. Һәм ул, ни өчендер, шундый катлаулы пьесаны сайлаган (бәлки үзе сайламаган, ә тәкъдим иткәннәрдер). Монда бит артистларны рольләргә әзерләү генә түгел, тамашачының да төрле булуын исәпкә алырга кирәк. "Борһан йорты«ндагы бер гаиләдәге бер дистә кешенең дә холкы төрле булган кебек, тамашачыларның да холыклары төрле бит.
Беренче коймак төерсез булмый, дигәндәй, тагын бер нәрсә күңелдә азрак төер калдырды. Туган-тумача ызгышкан күренешләрдә артистлар әллә артыгын кызып киттеләр, әллә чыннан да, пьесасында шулай язылган, аның ише низаглар вакытында еш кулланыла торган, татар лексиконына ят булган «б...әт», «с... ка» кебек сүгенү сүзләрен бер дә курыкмыйча яудырдылар гына. Сүз дә юк, спектакль никадәр тормышчан булса, тамашачы күңеленә шулкадәр тирәнрәк үтеп керә дә бит... Ләкин... ләкин ул сүзләр хәтта пьесаның үзендә булса да, режиссер аларны төшереп калдыра ала иде бит. Ни әйтсәң дә, «Театр нурга, яктылыкка илтә...» дигән гыйбарә үз көчен югалтмагандыр, әлегә?! Ә андый сүзләр белән нурга да, яктылыкка да барып булмый...
Икенче төер — интим күренешләр. Аңлагансыздыр? Алары да бар спектакльдә. Әйтик, Байназар белән Әминәнең кочышканын — хәтта чын тормышта да аулак урында башкарыла торган күренешне — һич тә тартынмыйча, бөтен нечкәлекләренә кадәр сәхнәнең алгы планында җентекләп күрсәттеләр. Минемчә, бу арттырып җибәрү... «Широкоэкранный кино» шикеллерәк булды инде бу. Дөрес, киноларда андый нәрсә гафу ителәдер дә... Тик бу театр бит... Татар театры! Һаман да шул, яктылыкка, нурга илтү мәсьәләсе күңелне борчый. Югыйсә, аз гына арттарак колач җитмәслек колонналар да тора бит. Аның артына кереп китсәләр дә, тамашачы нәрсәгә ишарә икәнен аңлар иде. Бу минем фикер генә... Бәлки, ялгышамдыр?.. Ни әйтсәң дә, яшь тә бара бит... Ә яшьләргә болай да ошыйдыр, бәлки? Тик хәзер театрга яшьләр түгел, күбрәк урта буын һәм өлкәннәр йөри.
Арттырып җибәрү (гигантомания) дигәннән, андый нәрсә сәхнә бизәлешендә дә күренә. Пәрдә ачылгач ук, анда тезелеп киткән колач җитмәс колонналарны күреп, спектакльдәге вакыйгалар борынгы Египеттагы антик храмнарда барадыр, дип уйлаган идем. Тик ул гап-гади авыл өе булып чыкты. Дөрес, йортның зурлыгына кат-кат басым ясалды. Ләкин зур булса да, авыл өе — авыл өе инде ул. Авыл өендә андый колонналар булмыйдыр?! Белмим! Шуңа күрә баштарак, узган берәр спектакльдән калган декорация элементыдыр, алырга гына өлгермәгәннәрдер, дип уйлаудан уза алмадым. Тик соңрак боларның барысының да спектакльгә турыдан-туры катнашы барлыгын аңладым. Фәлсәфи яктан фикер йөрткәндә, йортның әнә шундый зур булуы Борһанның дөньялыкта киң колач белән яшәгәнлеге, бар эшкә зурдан кубып тотынуы турында сөйли. Ул тегенди-мондый гына кеше булмаган, күрәсең. Тик балалары гына...
Гигантоманиянең уңай яклары да күренде спектакльдә. Тамашачыга вакыйгаларның тәэсир көчен арттыру өчен менә дигән ысул икән бит ул! Аның чыннан да шулай икәнен, Борһан балалары арасындагы каршылыкларның иң югары ноктасына җиткән мәлендә аңладым. Кульминация! Күк күкрәү, яшен яшьнәү... Нәкъ шул чакта теге колач җитмәс колонналарның берсе акрын гына ава башламасынмы! Башкаларга ничек тәэсир иткәндер, ә мин, спектакльнең финалын күрергә язмаган бугай, театр бинасының түбәсен терәп торучы колонна ава дип, чынлап куркуга төштем. Хәзер бит БПЛАлары да очкалый, җир тетрәү дә булмас дип әйтеп булмый! Бәласеннән баш-аяк!.. Алла саклады. Бу декорациядә алдан уйланылган эффект булып чыкты. Кулларымның авыртуын тойгач кына, киеренкелектән, урындык култыксасына чытырдатып ябышканымны аңладым. Ә декорация ролен үтәүче колоннаның шулай җимерелүе туганнар арасындагы фаҗиганең кискенләшүен тагын да көчәйтебрәк күрсәтү өчен кирәк булган, күрәсең.
Тик менә чит шәһәрләргә гастрольләргә чыгып китәргә туры килсә, бу декорацияләр белән кыенгарак туры килмәгәе. Колонналарның берсенберсен йөртү өчен генә дә, иң кимендә баллистик ракеталар йөртә торган тягач автомашина кирәк булачак. Хәер, анысы минем проблема түгел, хәл итү мөмкинлеген режиссер алдан уйлагандыр.
Мине тетрәндерергә мәҗбүр иткән тагын бер күренеш — ике туганның сугышу мизгелләре. Ә бит гел чын шикелле. Ярсыган Баязит туганы Байбулатны куллары белән дөмбәсләп, аяклары белән типкәләп хуштан яздыргач, «Артыгын кыландылар бугай. Уеннан уймак чыгардылар», — дип, тәнем чымырдап китте. Байбулатның инде башкалар ярдәменнән башка тормаячагына һәм спектакльдә уйнавын дәвам итә алмаячагына шик юк иде. Монысында да Алла саклады. Артистка берни дә булмаган икән ләбаса... Ә ничек ышандырып уйнадылар! Сугышу начар гамәл булса да, «Афәрин!» дими ни диярсең?!
Спектакль тәмамлангач, журналистлар һәм чакырылган тамашачылар арасында фикер алышу да булды. Шунда берәү: «Мин андый фаҗигале күренешләрне күтәрә алмыйм. Түзә алмагач, урынымнан торып фойега чыгарга мәҗбүр булдым һәм тынычланганчы шунда басып тордым», — дигән иде. Әлбәттә, алда язганымча, тамашачылар арасында төрлесе бар. Нечкә күңелле кешеләр аз гына негативны да бик авыр кабул итә. Нервылары да бозылырга мөмкин. Йөрәк өянәге кузгалудан да Алла сакласын! Һәр тамаша барышында «Ашыгыч ярдәм» бригадасы кизү тора алмый бит инде. Боларын сүз уңаеннан гына язуым. Рольләрне, тормыш вакыйгаларын шулай ышандырырлык оста итеп уйнаучы артистларны яманлаудан түгел, киресенчә аларга мактау булып ирешсен! Үзләренә тапшырылган рольләрне җиренә җиткереп башкарулары спектакльнең буеннан-буена күзәтелде. Безнең театр артистлары булдыра! Барчасына бер генә түгел, ике «бишле» куярга мөмкин.
Дөрес, тамашачыны бик үк ышандырмый торган урыннар да бар иде. Мин аларны артистларның начар уйнавыннан түгел, ә пьесаның җитешсезлегеннән күрдем. Әйтик, эчкече туганын җанытәне белән күрә алмаучы, аны дөньядагы соңгы сүзләр белән ярсый-ярсый сүгүче, шешәләрдәге аракыларны җиргә түгеп йөрүче Баязит, кинәт кенә бик нык үзгәреп, үзе дә стаканга салган эчемлекне бер-бер артлы каплап куя башлады. Ышандырмый! Тормышта алай булмыйдыр...
Режиссер Лилия Әхмәтованың хезмәтенә аерым күзәтү ясарга кирәк тә бит. Тик мин, алда язганымча, театр белгече түгелмен. Мин — гади тамашачы. Һәм спектакльнең куелышына гади тамашачы күзлегеннән чыгып кына бәя бирәм. Хәтта, югарыда санап үтелгән «төерләр» дә, спектакльнең уңышын тоныкландыра алмый. Бу — режиссерның беренче җитди зур эше икәнен дә исәпкә алсак, ул аны тамашачының күңеленә үтеп керерлек һәм тормышчан итеп куя алган, хезмәтенә бөтен белемен, тырышлыгын, осталыгын биргән дисәм, арттыру булмас. Мин алда, артистларның чыгышына ике «бишле» куярлык, дигән идем. Ул билгеләрнең берсе режиссер өлешенәдер, минемчә. Аның да хезмәте «бишле» лек. «Борһан йорты» кебек катлаулы драманы сәхнәләштерә алган икән, комедияне дә, башкаларын да булдыра инде ул! Афәрин!
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев