Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Бөгелмәдә район башкарма комитетының яңа җитәкчесен сайладылар

Конкурс комиссиясе карауга ике кандидатура — Руслан Масалимов һәм Илфар Кәримовны тәкъдим итте.

Бүген Бөгелмә муниципаль районы Советының дүртенче сессиясендә депутатлар Башкарма комитетның яңа җитәкчесен расладылар.

Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов катнашты.

Конкурс комиссиясе карауга ике кандидатура — Руслан Масалимов һәм Илфар Кәримовны тәкъдим итте. Һәр дәгъвачы депутатлар алдында Бөгелмә районын үстерү программасы белән чыгыш ясады. Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча депутатлар бертавыштан Руслан Масалимовны хупладылар.

Башкарма комитетның яңа сайланган җитәкчесе депутатларга ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм муниципалитет файдасына нәтиҗәле эшләү өчен бөтен көчен, тәҗрибәсен һәм белемнәрен куячагын ассызыклады.

Моннан тыш, сессия көн тәртибе кысаларында депутатлар республика законнарындагы үзгәрешләр нигезендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең яңартылган составын расладылар. Комиссияне Дамир Фәттахов җитәкли.

Фото: ТР Бөгелмә районы матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев