Бөек шәхесне искә алып
Түбән Кама дәүләт татар драма театрында Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышланган лекция укылды.
Чара «Миллиард. Татар» проекты кысаларында оештырылган иде.
Күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Туфан Миңнуллинга багышланган лекторий аның исемен йөртүче театрда узды. Татар халкының тарихын, яшәешен, аның асыл затларын яктырту максаты белән 4 елдан артык инде республикабызда «Миллиард. Татар» проекты эшләп килә. Халыкка тагы да кызыклырак һәм үтемлерәк формат тәкъдим итәр өчен, әлеге интернет басма нигезендә лекторий проекты оештырырга ниятләгәннәр.
«Бер ел элек без Казан шәһәрендә лекцияләр үткәрүне башлап җибәрдек. Халыкта кызыксыну күрдек. Һәм менә бу елның март аенда без Татарстан шәһәрләренә чыга башладык. Хәзер менә без Түбән Камада. Әйтергә кирәк, бу татар телендә алып барылучы беренче лекторий. Театр җитәкчелеге безнең тәкъдимне бик җылы кабул итте, аларга зур рәхмәт», — дип сөйләде «Миллиард. Татар» басмасының креатив директоры Илгизәр Вахитов.
Лекцияне Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, драма театры җитәкчесе Рөстәм Галиев алып барды. Ул Туфан Миңнуллин белән шәхсән таныш булган. Шуңа да аның бөек язучы, драматург турындагы истәлекләре халык тарафыннан аеруча җылы кабул ителде. Аның Түбән Кама театрына килеп беренче сәхнәләштерелгән эше дә Туфан Миңнуллин авторлыгындагы «Ак тәүбә, кара тәүбә» музыкаль комедиясе. «Без Туфан белән яшибез. Театрда иң күп куелган пьесаларның авторы да ул. Туфан Миңнуллин пьесаларында тамашачы үзен күрә, таный. Чөнки аларда тормыштан алынган җитди образлар. Һәм аның тагын бер үзенчәлеге бар: ул шәхесләр тәрбияләде, бик күп режиссерлар, актерлар үстерде. Туфан халыкны, халык аны яратты», — ди Рөстәм Галиев.
Театр Туфан Миңнуллин өчен аерым бер дөнья булган. Пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларының берсе ул. Аның сәхнә әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителеп, хәтта чит илләрдә дә куелып килә.
Туфан Миңнуллин әдәбиятта гына түгел, ә җәмәгать эшлеклесе, депутат буларак та милләт тарихына зур йогынты ясаган шәхес.
«Очрашуда без бик тирән, эчтәлекле мәгълүмат алдык, кызыклы фикерләр ишеттек. Халыкның иҗатка омтылышы зур дип әйтер идем. Үрнәк алырлык шәхесләребез күп. Аларның әдәбиятта ирешкән уңышлары, сәнгать серләре белән танышу өчен мондый чаралар бик кирәк. Проект уңышлы булырга охшаган, киләчәге бар дип саныйм», — дигән фикере белән уртаклашты Түбән Кама Аксакаллар шурасы әгъзасы Фәрит Вәгыйзов.
Лекция тыңларга төрле яшьтәге, төрле өлкәләрдә эшләүче түбәнкамалылар килгән иде. Аларны татар халкына, театр сәнгатенә, әдәбиятка булган мәхәббәт берләштерә. Шәхесләребезне барлап һәм данлап кына үз милләтебезне саклап булачак, ди алар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев