Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Бюджеттан ярдәм: Түбән Кама гаиләсенә янгыннан соң ярдәм итәчәкләр

Фатирда яшәүче хатын-кыз өченче группа инвалид, аның ире (ул операциядән соң хастаханәдә ята) һәм аларның балалары.

Түбән Камада 28 майда Химиклар проспектындагы 51 нче йортта янгын чыккан иде, нәтиҗәдә алтынчы каттагы фатир янып бетте.

Фатирда яшәүче хатын-кыз өченче группа инвалид, аның ире (ул операциядән соң хастаханәдә ята) һәм аларның балалары.

Вакыйга турында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев белгәннән соң гаиләгә муниципаль бюджеттан 150 мең сум бүлеп бирү турында карар кабул ителде.

«Хәзер Минхәеровларга волонтерлар, укытучылар һәм кызлары укый торган 2 нче гимназиянең ата-аналар комитеты ярдәм итә. Мондый ситуацияләрдә ярдәм һәм бердәмлек бик мөһим», — дип ассызыклады ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев