Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Биналарын яңарту мәсьәләсе каралды

Түбән Камага эш сәфәре белән «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов килде.

Фото ntr-24.ru сайтыннан

Район башлыгы Радмир Беляев, «Түбән Кама мәгълүмат үзәге» директоры Максим Шаронов һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган киңәшмәдә почта инфраструктурасын модернизацияләүнең төп юнәлешләре билгеләнде. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта районында 35 почта бүлекчәсе эшләп килә, аларның штатлары 90 процент тәшкил итә. Эш йөкләнеше арту сәбәпле, почта хезмәтләренә ихтыяҗ да арта бара. Шул ук вакытта күп кенә почта бүлекчәләре урнашкан биналарның техник хәле яңарту таләп итә.

Илнур Мәхмүтов сүзләренә караганда, яңарту өчен алдан төзелгән исемлеккә җиде авыл элемтә бүлекчәсе кертелгән. Алар – Шәңгәлче, Прости, Сухрау, Югары һәм Түбән Уратма, Иске Чишмә һәм Ширәмәт авылларындагы бүлекчәләр.

Киңәшмәдә катнашучылар әлеге биналарны капиталь ремонтлау яки яңаларын төзү мөмкинлеген тикшерде.

Элемтә бүлекләрен ремонтлау программалары, беренче чиратта, авыл җирлекләрендәге инфраструктураны яңартуга юнәлтелгән. Әмма шәһәрдәге кайбер бүлекчәләр дә төзекләндерүгә мохтаҗ.

Бу мәсьәлә буенча Илнур Мәхмүтов һәм «Түбән Кама мәгълүмат үзәге» белгечләре шәһәр почта бүлекчәләрен карап чыккач, тәкъдимнәрен әйтәчәкләр. Нәтиҗәдә алга таба башкарылырга тиешле эшләр тәртибе билгеләнәчәк.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев