Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Безнең тамашачылар үзенчәлекле халык»

Без — татарлар, сәнгать яратучы халык.

Һәр шәһәрдә диярлек театрлар эшләп килә, җырчыларыбызның санын белүче күп, әле үзешчәннәрне дә кушсаң, сайлау мөмкинлеге зур. Шушы сәнгать дөньясында һәрберебезнең өстенлек биргән аерым яраткан җырчысы яки артисты була. 

Бармаклар да тигез түгел бит, кемнедер аерып өстенлек бирү табигыйдыр инде ул. Мин үзем дә театрыбызның бар артистларын да хөрмәт итеп, бар тамашаларын карап барырга тырышсам да, әйдәп баручы артистларыбыз Эльвира һәм Раушан Әсәтовларның уйнаганын белсәм — махсус барам. Башкорт далаларының бар моңын үзенә җыйган Эльвираның, ирләрчә, көр тавыш белән җыр сузган Раушанның җырлаулары үзе ни тора!.. 

Әйткәнемчә, Эльвираның тамырлары Башкортстан якларына барып тоташкан. Ә әтиәнисе бүгенге көндә күрше Чаллыда яши, димәк, ул Чаллы шәһәре кызы. 2015 елда, Казан театр училищесын тәмамлагач, безнең Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрына эшкә урнаша ул. 2015-2020 елларда читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында югары белем ала. 

Раушан Татарстаннның Саба районы Түбән Симет авылы егете. 2007 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында эшли башлый. Ул мәктәптә укыганда ук авылның мәдәни тормышында актив катнаша. 10-11 сыйныфларда укыганда «Итәкле кияү» дигән спектакль куеп, аны тирә-яктагы авылларга да чыгып күрсәтәләр. Шушы спектакльдән соң егетне авылдашлары: «Син бит коеп куйган артист, әрәм булып йөрмә, укырга бар», — дип үгетлиләр. Әнисенең апасы аша белешә дә, Казан театр училищесына документларын илтеп тапшыра Раушан. Ә инде укуны тәмамлаганда «Кая барырга?» дигән сорау туарга да өлгерми кала. Чөнки диплом эшен карарга килгән Түбән Кама театры җитәкчелеге бу чыгарылыш артистларын үзләренә чакырып кайта. Шул вакыттан бирле бүгенге көндә дә Юрий Павлов, Гүзәл Шәмәрданова, Рафил Зәйнуллин һәм Раушан Әсәтов Түбән Кама театрында уңышлы гына эшләп киләләр. 

Эльвира театрга бераз соңрак килә. Бу вакытта инде Раушан шактый тәҗрибә туплаган, халык яратып өлгергән артист була. 

Бу таланлы артистлар белән шәһәрдәшләребезне дә якыннанрак таныштырып үтү максатыннан, аларга берничә сорау бирдем. 

— Үзегезгә тамашачы буларак нинди бәя бирер идегез? 
Раушан:
Шунысын әйтә алам, мин бераз ялкаурак артист. Тик бераз эткәләп җибәрсәң, тапшырган бар эшне дә ахырына җиткерәм үзем. Эшләмим икән — мин ул эшне башламыйм. Башласам инде, ташламыйм. Ә ялкаулыкны ташласаң ярар иде дип уйлаган чаклар күп... (елмая). 

— Нәрсәдән яки кемнән башка тора алмыйм дип уйлыйсыз? 
— Нәрсәне генә булса аерып әйтеп булмыйдыр ул. Якын туганнарсыз, балаңнан — бик күп нәрсәдән һәм кешедән башка яшәргә мөмкин түгел.

— Артист һөнәрен сайлаганга үкенмисезме? 
Эльвира:
Төрле чаклар булды инде. Яшермим, үкенгән вакытым да булды, тик сайлаган һөнәрем күңелгә якын шул... 
Раушан: Әйе, тормыш булгач төрле чаклар була, үкенәсең дә, сабыр гына эшлисең дә... Артист һөнәрен куеп торып, башка өлкәдә дә үземне сынап караган булды, тик театр барыбер үзенә тартып китерде. 

— Берничә сүз белән үз холкыгызга бәя бирә аласызмы?
Раушан:
Мин Эльвираны әйтә алам — ул бик гадел, эшенә бирелгән, һөнәренә тугры, миһербанлы, ярата һәм яратуның кадерен белә торган кеше. Мин тиз кызып — озак суынам, Эльвира тиз кыза — тиз суына. Үзем дә гаделлек яратам. Тормышта гаделсезлек булганда күңел тырнала инде... Яхшы сыйфатым — тырышлыгым, эшчән булуым, башкаларга ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер, кешегә тиз ышанам. Ә менә Эльвира барысын да сөйләп бетерми, шул серле ягы бар аның...

— Һәр артистның уйныйсы килгән роле була. Сезнең шундый хыялыгыз бармы? 
Эльвира:
Ролен әйтә алмыйм. Тик бер спектакльдә уйнарга хыялландым. Ә кайсы спектакль икәне сер булып калсын.
Раушан: «Эх, менә шундый образны уйнар идем» — дип кызыкканым булмады. Минем өчен рольнең кечкенәсе, зурысы юк. Нинди роль бирсәләр, шуны уйнарга. Артист ул күпкырлы — комедияне дә, драманы да бертигез уйный алырга тиеш. Эльвира инде мәдәният институтында укып, режиссерлык белеме алды. Мин дә бүгенге көндә шунда ук өстәмә белем алам. Теләгем шул: рольләр булып торсын — зурмы, кечкенәме, бер эпизод кынамы... барысын да тамашачыга җиткерергә тырышырбыз.

— Тормышта авыр хәлләр булса ничек җиңеп чыгасыз? 
Эльвира:
Мин оптимист, һәрвакыт өмет белән яшим. Начарлыкны уйларга тырышмыйм. 
Раушан: Мин дә бар әйберне яхшыга юрарга тырышам. Авырлык бит ул төрле була. Яшермим, башымнан төрле чаклар узды, мин аларны күңелгә якын алмыйм. Кара артыннан ак килә, төн артыннан көн килә дип, ышанып яшим.

—Түбән Кама тамашачысы нинди? 
Эльвира:
Без үзебезнең театрга гына түгел, даими концертларга да йөрибез. Шуңа күрә әйтим әле: бу бик нык сизелә: шәһәрдәшләребез — җир кешеләре. Алар оялчан да кебек, үзләренең уй кичерешләрен күрсәтергә яратмый. Әле дә бит шунысы да бар, кеше тамашага үз дөньясы белән килә. Кайчакта зал тулы бер фикердәшләр тупланган була, бу нык сизелә. Ә кайбер вакытларда залда төрле тамашачы була. 
Раушан:
Һәр спектакльнең, концертның үз тамашачысы була. Һәр җырчының үз тамашачысы: кемдер моңсу җырлар тыңларга йөри, кемнәдер биеп, сикереп йөри. Мин менә Чаллы тамашачылары белән чагыштырып карасам, алар көчлерәк, ихласрак. Безнекеләр кырысрак дип әйтимме соң?

— Икегез дә бик матур җырлыйсыз...
Эльвира:
Мин театрга килгәндә җырлап китәрмен дип уйлаганым да юк иде. Биредә җырлы рольләр биргәч — рәхәтләнеп риза булдым. Җырлау ошый, җырлы рольләр яратам. 
Раушан: Аллаһы Тәгаләгә зур рәхмәт, ул безгә талант биргән. Без Эльвира белән җырлы рольләрне яратып башкарабыз. Миңа килгәндә, кечкенә вакыттан ук җырлап йөрдем, төрле конкурсларда җырлап, призлы урыннар да алганым булды. Музыка училищесында укыганда мине укытучым, бөек композиторыбыз Мәсгут абый Имашев (ул безне вокалдан укытты) мине консерваториягә укырга нык кыстады. Хәтта мине имтихансыз да алачаклар иде. Тик әлеге дә баягы, ялкаулык комачаулады, дип әйтимме соң?.. Мин Мәсгут абыйга зур рәхмәтләремне әйттем, «Дүрт ел буе укып туйдым, эшләп карыйсым килә», — дип, Түбән Камага китеп бардым. Шул вакытта консерваториягә керсәм, бәлки мин дә телевизорларда балкыган берәр «йолдыз» булыр идем. Бүгенге көндә безгә театр җырлы рольләр биреп тора, без шуңа риза.

— Уйнаган рольләрегездән канәгатьме? 
— Менә әле күптән түгел генә узган «Мәхәббәт кошлары» дигән тамашада безнең тагын җырлы рольләребез булды. Халык шундый яратып кабул итә бу тамашаны. Рәхмәтләр әйтеп калдылар. Шушындый тамашачылар булганда ничек канәгать булмый каласың инде. Әлбәттә, канәгать.

Без үз чиратыбызда, Эльвира белән Раушанга бәхетле, тигез тормыш, иҗат чишмәләренең саекмавын телибез. Киләчәктә дә безне гел шулай матур рольләре белән сөендереп торсыннар. Ни генә әйтсәк тә, без театрга йөрибез, анда дөнья мәшәкатьләреннән арынып ял итәбез, күңел ачабыз. Спектакльләрдәге геройлар өчен борчылабыз, алар белән бергә көләбез.

Сәнгать яраткан кешенең күңеле дә саф, чиста була.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев