«Безнең дә Әлмәндәребез бар»
Тәвәккәлләп, күптәнге хыялымны тормышка ашырдым. Театрга билет алдым.
«Әлдермештән Әлмәндәр» — Туфан Миңнуллинның татар дөньясын шаулаткан, сөендергән бу әсәрен кемнәр генә карарга ашыкмаган, спектакльдән кабат ләззәт алыр өчен, Галиәскәр Камал театрының билет кассасына чират тормаган икән?! Андагы мәшһүр артислар — «щепкинчылар»ның уйнавы, аларның һәр хәрәкәте, әйткән сүзләре колакта озак еллар яңгырап торды шул.
Һәм менә шәһәребезнең Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театры үз өстенә үтә җаваплы миссия ала — бу спектакльне куярга алына.
Шәһәребез артистлары уйнавында бу спектакльне озак вакытлар барып карарга җөрьәт итмичә йөрдем — беренчеләрдән булып, бу спектакльдә бик күпләр яраткан Камал артистлары күз алдына килеп баса иде...
Тәвәккәлләп, күптәнге хыялымны тормышка ашырдым. Театрга билет алдым.
Спектакль башланып китүгә залдан сәхнәгә таба атлаган Әлмәндәр картның ягымлы тавышы, аның шаярып та, үз итеп тә кайбер тамашачыга дәшүе алда күңелле, эчтәлекле тамаша булачагына шик калдырмады.
...Сәхнәдә иркен киемнәрдән, башлары, йөзләре каплаулы затларның шомлы көйгә үзгә хәрәкәте, сәхнә утының караңгылыкны аз гына төрле төстә яктыртуы яшәү белән үлемнең шулкадәр якын торуын аңлатып, тамашачыны моңсу бер дулкында тибрәтеп алды.
Менә зирәк карт Әлмәндәр (рольдә — Рөстәм Галиев) сәхнәгә күтәрелде. Ул алай карт та күренми, башына чәчәкләр белән үрелгән эшләпә кигән. Аның шәфкать туташы белән шаярып сөйләшүе, килене белән күңелле мөгалләмәсе, улы белән әтиләрчә яратып та, шелтәләп тә аралашуы, «әҗәл» белән үз кадерен белеп кенә, итагатьле әңгәмә коруы, хәйләләп үз дигәненә ирешүе, яшьлеген, яраткан хатынын, үткән елларын сагынып, аның турында уйланып үз-үзе белән сөйләшүе тамашачыны спектакльдәге вакыйгалар эченә бөтереп алып кереп китте. Спектакль барышында Әлмәндәрнең гармунда уйнап җырлавы, зирәклеге, шаянлыгы, рольне тормышчан башкаруы үзенә җәлеп итте, яраттырды.
Спектакльдә икенче төп образ — ул Әҗәл образы. Артист (Алмаз Хөсәенов) сәхнәдә күренү белән үк актерлык осталыгы белән тамашачыны шаккаттырды — ул сәхнәдә очып йөргәндәй атлый, йөгерә, әле сәхнәнең бер ягында, шунда ук икенче ягында пәйда була, кулларын күтәреп озын бармаклары белән ниндидер күз иярмәслек хәрәкәтләр ясап ала, ә тавышы бөтен тирәюньне тетрәндерә, мимикасы, тән хәрәкәтләре белән тәңгәл килеп, тулы бер көчле, җир кешеләренә хас булмаган образ тудыра.
Әлмәндәрнең килене Өммия (Гүзәл Шәмәрданова) һәр хәрәкәтен, һәр сүзне «тәмләп», үтемле итеп әйтеп, каенатасына хөрмәтен дә, аның гамәлләренә аптыравын да, ире Искәндәрне чын татар хатыннарына гына хас булган тыйнак, эчке бер ярату белән яратуын, кадерләвен дә күрсәтә алды.
Әлмәндәрнең улы Искәндәр (Рафил Зәйнуллин) тышкы кыяфәте, киеме, үз-үзен тотышы, сөйләме белән тамашачыны елмайтты, көлдерде.
Заман яшьләречә киенгән Мансур (Раушан Әсәтов), Гөлфирә (Эльвира Әсәтова) уңышлы чыгыш ясадылар. Аларның уйнавы Әлмәндәр картка хөрмәт, ярату белән сугарылган иде. Эльвира башкаруында күңелгә үтеп керердәй матур җырлар яңгырады.
Спектакльдә кечкенә эпизодик күренешләрдә уйнаучылар да һөнәри осталыклары белән тамашачыны әсир иттеләр. Томан эченнән, югарыдан, баскычлардан атлап аска таба төшкән, чишмәгә юнәлгән Йөзембикә (Нурсанә Хөсәенова) гүзәл бер алиһәдәй, сылу гәүдәсенә дулкынланып чәчләре төшеп торган, сыгылмалы көянтәсен җилкәсенә салган, тавышы чишмә челтерәвенә охшаган бу яшь ханым — яшьлек, чибәрлекнең үзе иде.
Евстегний карт (Альберт Ибраһимов ) бик актив, үз-үзенә ышанган, җырга-такмакка оста күрше авылның рус карты образын тудырды.
Шулай ук Газраил (Фарил Вафиев), фәрештә (Сабира Усманова), Хәмдебану (Люзия Чупашева) ролләрне оста башкардылар.
Бик кечкенә вакытыннан бирле сәхнә тормышын күреп үскән, әти-әнисеннән уйнау үрнәге алган, театр сәхнәсендә чыгышлар ясаган башлангыч сыйныф укучысы Марсель Хөсәенов та бу спектакльдә малай ролен яхшы башкарып, актерлык һөнәрен үзләштерде.
...Вакыт сизелмичә дә үтте. Спектакльнең тәмамлануына ышанасы да килмәде. Тамашачылар урыннарыннан бердәм күтәрелеп, артистларны көчле алкышларга күмделәр. «Афәрин!», «Браво!» дигән тавышлар, алкышларга кушылып, залда озак яңгырап торды.
Безнең артисларыбыз үз һөнәрләренең осталары икәнлегенә бу спектакль тагын бер кат инандырды. Спектакльнең режиссеры Башкортстаннан Фиргат Гарипов, рәссам Руслан Мәгалимов, композитор Вәсил Гафаров, сәхнә хәрәкәтен куючы Ольга Даукаеваның да спектакльнең уңышында өлешләре зур. Рухи байлык учагы булган татар драма театрыбыз артистлары соклану, алар белән горурлану хисләре уята. Чиксез рәхмәт аларга.
Рушания Габбасова, педагог
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев