«Беренчеләр хәрәкәте» катнашучылары «Зарница 2.0» муниципаль этабын үткәрергә әзерләнә
Түбән Кама районында «Беренчеләр хәрәкәте» катнашучылары «Зарница 2.0» хәрби-спорт уенының муниципаль этабына әзерләнә. Ярышны мәктәп укучылары үзләре оештырырга ниятли, бу алар өчен беренче тәҗрибә булачак.
Быел ярыш өченче тапкыр узачак. Хәрәкәт катнашучылары документлар алып бару, техника белән тәэмин итү һәм чараны медиада яктырту өчен җаваплы булачак.
«Бу бик дулкынландыргыч, чөнки безгә зур җаваплылык йөкләнә – район күләмендә тулы муниципаль этап үткәреләчәк. Без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз, нәтиҗәсен ахырда күрербез. Әгәр дә барысы да уңышлы узса, безнең оештыру комитеты республика дәрәҗәсенә дә чыга алачак. Моңа бик өметләнәбез – республика безне тагын да күбрәк күрсен», – дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы Беренчеләр Советы рәисе Тимур Хәфизуллин.
Оештыручыларга федераль дәрәҗәдәге «Зарница» финалистларының әзерлеккә кушылуы да ярдәм итә. Андрей Перевозчиков һәм Ренат Кудаяров меңнән артык кеше катнашкан Бөтенроссия этабында тугызынчы урын алганнар. Алар Беренчеләр Советы юнәлешләре лидерлары буларак БПЛА операторы һәм табиб ролендә чыгыш ясаганнар. Быел егетләр нәтиҗәләрен яхшыртырга ниятли.
«Бу җыеннардан соң без күп нәрсәгә өйрәндек, бу тәҗрибә «Зарница»да, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Хәзер осталыкларыбызны камилләштереп, алган белемнәрне яңартасы гына калды», – дип уртаклашты Түбән Кама муниципаль районы Беренчеләр Советы лидеры Ренат Кудаяров.
Беренчеләр Советы утырышларында катнашучылар, беренче чиратта, «Беренчеләр хәрәкәте»нең башлангыч бүлекчәләрен үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Очрашулар атна саен Россиядәге беренче «Беренчеләр йорты»нда уза.
Әлеге эшчәнлек «Яшьләр һәм балалар» милли проектының төп максатларына туры килә. Алар арасында – яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр тудыру, мәктәпләр төзелешен һәм ремонтлауны хуплау, педагогларның квалификациясен күтәрү, заманча укыту методикаларын кертү һәм уку өчен уңайлы шартлар булдыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев