Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Беренчеләр хәрәкәте» арасында — беренчеләр

Икенче ел рәттән «Камский Артек» лагере базасында «Беренчеләр хәрәкәте» тарафыннан оештырылган «Беренчеләр вакыты» сменасы уза.

Актив тормыш рәвеше алып барулары белән алар үз яшьтәшләренең күбесенә үрнәк булып тора. Иң куанычлысы: ел саен аларның саны арта гына бара. Сүз — «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте турында.

Икенче ел рәттән «Камский Артек» лагере базасында «Беренчеләр хәрәкәте» тарафыннан оештырылган «Беренчеләр вакыты» сменасы уза. Быел
җәй көне бу смена "беренчеләр«нең 300дән артык катнашучысын берләштерде.

Әле күптән түгел лагерьда ял итүче балалар янында «Беренчеләр хәрәкәте» нең Татарстандагы төбәк бүлеге советы рәисе Тимур Сөләйманов
булды. Ул смена эшенең ничек оештырылуын зур кызыксыну белән күзәтте, балалар белән сөйләште. Тимур Сөләйманов республиканың төрле районнарыннан җыелган әйдаманнар белән аерым әңгәмә корды. «Беренчеләр вакыты» тематик сменасы — яхшы ял гына түгел, ә хәрәкәтнең төп кыйммәтләре, юнәлешләре һәм проектлары белән танышу өчен дә менә дигән
мөмкинлек.

«Камский Артек» — республикада «Беренчеләр вакыты» сменасы уздырыла торган иң эре лагерьларның берсе. Монда профессиональ әйдаманнар булу аеруча әһәмиятле. Нәкъ менә алар балаларга лагерьга ияләшергә, дуслар табарга, ачылырга, яңа тәҗрибә тупларга булыша. Бу смена безнең балаларның мөмкинлекләрен тулысынча ачарга мөмкинлек бирә. Ә «Беренчеләр хәрәкәте» белән яңа гына танышучыларга, безнең сафларга кушылу өчен бик яхшы сәбәп. Монда бик бай эчтәлекле, кызыклы тормыш күрәбез. Минемчә, смена тәмамланганнан соң да балалар бу көннәрне сагыначак. Шуңа күрә алар алга таба һәр мәктәптә, яшүсмерләр клубында, яшьләр үзәгендә булган беренчеләр командаларына кушыла һәм бу юнәлештә эшләүне дәвам итә алалар«, — дип билгеләде хәрәкәт лидеры.

Билгеле булганча, лагерьда бер генә көн дә икенчесенә охшамаган. Бу көнне ял итүче балалар өчен Туган тел көне узды. «Минем Татарстан» интеллектуаль квесты оештырылды, анда малайлар һәм кызлар туган республикабыз, аның истәлекле урыннары, татар язучыларының әсәрләре турындагы белемнәрен тикшерә алдылар, шулай ук үзләре өчен бик күп кызыклы мәгълүмат тупладылар. Балалар Сабантуе, күңелле уеннары һәм ярышлары белән Туган тел көненең якты өлеше булды. Спорт мәйданчыгы барысын да шулкадәр җәлеп итте ки, хәтта өлкәннәрнең дә көрәшкә керәсе һәм бәйгеләрдә катнашасы килде. Чыннан да, көнләшерлек нәрсәләр бар. Озакламый көнләшү өчен тагын да күбрәк сәбәп булачак. Сүз — беренчеләрнең булачак йорты турында. 

Тимур Сөләйманов, эш сәфәре барышында, И. Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда ремонт эшләре барышы белән дә танышты. Тиздән ул яңа төсләр белән бизәлә башлаячак. Биредә беренчеләрнең йорты — республикада Бөтенроссия хәрәкәтендә катнашучыларны берләштерәчәк уникаль объект урнашачак. 

Капиталь ремонтка кадәр анда рәсем, вокал, хореография, график дизайн һәм робот техникасы белән ике меңнән артык бала шөгыльләнгән. Реконструкция тәмамланганнан соң түгәрәкләр саны тагын да артачак. Мисал өчен, тавыш яздыру студиясе, медиаүзәк һәм төрле лабораторияләр эшләячәк. Учреждениедә беренчеләрдән булып хәрәкәт активистлары үз проектларын булдырачак һәм массакүләм чаралар уздырачак. «Бу урын күп балаларны үзенә җәлеп итәчәк, анда һәр бала теләп киләчәк, чөнки һәрвакыт ниндидер кызыклы чаралар үткәреләчәк. Без анда балалар дирекциясе уйлап чыгарачак бик күп кызыклы вакыйгалар булыр дип көтәбез. Бина бик уңышлы урнашкан. Янәшәдә генә педагогика көллияте, яхшы спорт инфраструктурасы бар. Минем уйлавымча, бу учреждение эшенә булачак әйдаман-педагогларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, алар теге яки бу юнәлешләрнең кураторлары булып беренчеләр йорты эчендә чыгыш ясый ала. Дөнья чемпионатыннан соң республикада популярлаша барган фиджитал турнирлары кебек уртак спорт чаралары уздыру мөмкинлеге ачылачак. Шул рәвешле, видеоуеннар белән мавыгучы балаларны без физик активлыкка тарта алабыз. Менә мондый төрле форматлар балалар һәм яшүсмерләрнең үзләрен һәрьяклап тормышка ашыру өчен уникаль пространство булдырырга мөмкинлек бирәчәк», — дип ассызыклады Тимур Сөләйманов.

Бина эчендә ремонт эшләре ахырына якынлаша. Тагын 300 урынга исәпләнгән зур залны һәм бинаның фасадларын яңартасы бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев