Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Беренчеләр йорты» мөмкинлекләр ача

Түбән Камада «Беренчеләр йорты»ның киләчәге турында чыктан ачык фикер алышу узды. Анда яшүсмерләр һәм педагогларның үзара аралашуы өчен заманча киңлекләр булдыру хакында сөйләштеләр.

Әңгәмә бик нәтиҗәле узды / Фото ntr-24.ru сайтыннан

Искәртеп узарга кирәк, Илдус Садыйков исемендәге «Беренчеләр йорты» хәзерге вакытта илебездә «Беренчеләр хәрәкәте» дип исемләнгән бөтенроссия проектында катнашучы балалар һәм яшүсмерләрне берләштерүче бердәнбер объект. Бик күләмле ремонт эшләре башкарылып, бүген әлеге иҗат йорты яңа сулыш ала дисәк, бер дә ялгыш булмас.

Фикер алышуда ике йөзләп кеше катнашты. Болар – мәктәп укучылары, укытучылар, яшьләр һәм волонтерлык хәрәкәтләре вәкилләре, эшмәкәрләр һәм шәһәр халкы. «Ачык микрофон» форматында узган чарада теләгән һәркем спикерларга үзен кызыксындырган сорауларын ирештерә алды.

Район башлыгы Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, әлеге объект балалар иҗаты үзәге буларак үз эшен дәвам итәчәк. Ләкин ул хәзерге яшьләр ихтыяҗларына җавап бирә торган заманча киңлек булачак.

«Безнең өчен биредә өстәмә белем бирү үзәген саклып калу мәсьәләсе бик мөһим иде. Шул ук вакытта ул чын-чынлап төрле идеяләрне тормышка ашыру урыны да булырга тиеш. Безнең яшьләр монда төрле яклап үзләрен үстереп, төрле тәкъдимнәр белән чыга алалар, шул рәвешле алар үзләрен шәһәр өчен әһәмиятле булуларын күрәләр. Әлеге бинада мәктәпләрне, спорт учреждениеләрен, китапханәләрне һәм мәдәни мәйданчыкларны берләштерүче бердәм тәрбия системасы булдырылырга тиеш. Бу үзәк актив балалар һәм яшүсмерләр өчен генә түгел, ә теләгән һәркемгә таяну ноктасы булып торсын иде», – дип үз фикерен белдерде Радмир Беляев.

Очрашу вакытында әлеге киңлекне түгәрәкләр, дәресләр өчен генә түгел, ирекле аралашу һәм иҗат итү өчен дә ачык итү тәкъдиме яңгырады. Укучылар билгеләп үткәнчә, шәһәрдә секцияләргә йөрми торган, әмма репетицияләр уздыру өчен уңайлы мәйданчыкларга мохтаҗ музыкаль коллективлар һәм рок төркемнәр бар.

Мондый урыннар булдыру яшьләргә үсәргә, конкурсларда катнашырга бик тә ярдәм итәр иде, диелде. Бу теләк-тәкъдимнәрне, шулай ук Түбән Камада талантлы балалар һәм яшьләрнең күп булуын исәпкә алып, биредә продюсерлык үзәге булдыру турында карар кабул ителде. Мондый үзәк сәләтле яшьләребезне илкүләм һәм халыкара дәрәҗәгә чыгарырга ярдәм итәр иде, дип ассызыклады шәһәр мэры Радмир Беляев.

Моннан тыш, «Беренчеләр йорты» эшенә ата-аналарны җәлеп итү, алар белән бергә төрле юнәлештәге проектларны тормышка ашыру турында да фикерләр яңгырады.

«Безнең битараф булмаган олылар бар, төрле идеяләр белән чыгучы яшьләр күп. Шуңа күрә көчләрне берләштереп, барлык булган уй-фикерләрне уртага салып сөйләшергә кирәк. Мондый очрашуларны ешрак үткәрергә дә мөмкин. Бәлкем, попечительләр советы да булдырырга кирәктер. Чөнки идеяләрне тәкъдим итү ул бер, ә аны тормышка ашыру ул инде икенче мәсьәлә. Бергәләп кенә уңышка ирешеп була. Ә мин, үз чиратымда, сезгә теләктәшлек итәргә әзер», – диде ТР Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

«Беренчеләр йорты»н төзекләндерүгә 300 миллион сумнан артык акча тотылган. Бу юнәлештә республиканың ярдәме бик зур. Төп эшләр инде төгәлләнгән дияргә була. Хәзер аны җиһазлар һәм кирәкле техника белән тәэмин итәсе кала. Яңартылган бина үз ишекләрен апрель аенда ачып җибәрәчәк дип көтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев