Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Беренчеләр йорты» ачылачак

Шәһәребездә «Беренчеләр йорты» дип аталган яңа үзәкне ачу апрель аена планлаштырылган.

Шәһәр мэры Радмир Беляев үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бинаны төзекләндерү эшләре инде тәмамлану алдында. «Ремонт эшләре төгәлләнде диярлек: хәзер пәрдәләр эләсе, җиһазлар урнаштырасы һәм соңгы вак-төяк эшләрне генә башкарасы калды. Тантаналы ачуны апрель аена планлаштырдык», – дип язган шәһәр башлыгы.

Мэр шулай ук «Беренчеләр йорты»ның эчке бизәлеше һәм эшчәнлеге турында да кайбер мәгълүматлар белән уртаклашты. Бинаның беренче катында Түбән Каманың Мактаулы гражданины Илдус Садыйков бюсты куелган. Әлеге учреждение аның исеме белән атала.

Холл диварларын «Беренчеләр хәрәкәте» активистларының исемнәре һәм ике телдә язылган рухландыргыч өндәмәләр бизи. Икенче кат исә бәйрәмнәр һәм балалар, үсмерләр тормышына кагылышлы әһәмиятле чаралар үткәрү өчен махсус мәйданчык булачак.

«Беренчеләр йорты» – Россиядә мондый форматтагы бердәнбер учреждение. Элек «Балалар һәм яшьләр иҗат сарае» дип аталган, хәзер исә яңартылган бу бинада Түбән Каманың барлык өстәмә белем бирү юнәлешләре тупланачак.

Монда шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар да җыелачак. Әлеге хәрәкәт «Балалар һәм яшьләр» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев