Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бердәм пособие белән ана капиталыннан айлык түләүне бер үк вакытта алырга була

Россия социаль фондында ата-аналарга бердәм пособие һәм ана капиталы акчаларыннан айлык түләүне алу кагыйдәләрен аңлаттылар

Ведомство мәгълүматлары буенча, бу ике социаль ярдәм чарасын бер үк вакытта алырга була. Аңлатма фондның Telegram-каналында чыкты. «Российская газета» шул турыда яза, дип хәбәр итә «Татар-информ».

3 яшькә кадәрге балага бердәм пособие һәм ана капиталыннан айлык түләүләр — балалы гаиләләр өчен каралган икесе ике төрле социаль ярдәм чарасы. Бу хакта социаль фондта искәрттеләр. Ведомствода аңлатуларынча, өч яше тулмаган кечкенә баласы булган гаилә бердәм пособие алган, һәм гаиләдә җан башына уртача керем һаман ике яшәү минимумыннан түбәнрәк калган икән, ата-аналар ана капиталыннан түләү алу өчен мөрәҗәгать итә ала.

«Әгәр гаилә ана капиталыннан түләүне рәсмиләштергән, әмма бердәм пособие бирүдә аңа тискәре җавап килгән икән, түләү билгеләнгән вакыт азагына кадәр килүен дәвам итәчәк», — диелә хәбәрдә.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында ана капиталын балалар бакчасы, шулай ук балалар бакчасындагы өстәмә түгәрәкләр яки секцияләргә түләү өчен кулланып булуы турында да җиткергәннәр иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев