Бер ел эчендә Татарстанда 5 мең гектардан артык мәйданда урман утырттылар
Татарстанда урман фондын торгызу һәм киңәйтү буенча масштаблы эшләргә йомгак ясалды.
2025 елда республика территориясендә 5,3 мең гектардан артык яңа урман утыртылды.
Елның төп нәтиҗәләре:
- «Экология» илкүләм проектының төп күрсәткече шактый арттырып үтәлде — торгызылган урман мәйданы киселгән һәм һәлак булган агачлар мәйданыннан артып китте.
- Туфракны эрозиядән саклау өчен 900 гектардан артык урман полосалары булдырылды.
- Углерод эзен компенсацияләү сыйфатында 1,1 мең гектарда яңа урманнар салынды.
- 2,5 мең гектарга якын яшь утыртмалар рәсми рәвештә урман фонды җирләре статусын алды.
Татарстанда урманнарның гомуми мәйданы 1,6 млн гектардан артып китә, ә территориянең урманлылык дәрәҗәсе 22,5% ка җитә. Урман хуҗалыгын үстерү буенча төбәк программасы кысаларында эш дәвам иттереләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев