Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер атна эчендә Түбән Камада 44 бала туган

Шуларның унысы — башка шәһәрнекеләр.

Узган атнада Түбән Камада 44 бала дөньяга килгән, шуларның унысы — башка шәһәрнекеләр.

Шәһәр балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә — 449, перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсендә — 75 мөрәҗәгать теркәлгән, дип хәбәр итә Түбән Каманың перинаталь үзәге булган балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте.

571 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән. 256 пациент травматология пункты табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Хатын-кызлар консультациясендә 1 182 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Стационар дәвалауда — 250 пациент. Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 20 сабый һәм 11 әни дәвалана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев