Бер атна эчендә Түбән Камада 39 бала туган
Шуларның 12се — башка шәһәрнекеләр.

Бер атна эчендә Түбән Камада 39 бала туган, шуларның 12се — башка шәһәрнекеләр. Бу хакта Перинаталь үзәге булган балалар район хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә — 427, перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсендә 74 мөрәҗәгать теркәлгән.
518 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән, 447 пациент ярдәм сорап травмпункт табибларына мөрәҗәгать иткән.
Хатын-кызлар консультациясендә 1 087 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Стационар дәвалануда 253 пациент бар.
Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 19 сабый һәм 14 әни дәвалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев