Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Бер атна эчендә Түбән Камада 34 бала туган

Шуларның 7се — башка шәһәрнекеләр.

Узган атнада Түбән Кама перинаталь үзәгендә 34 бала туган, шуларның 7се — башка шәһәрнекеләр.

Бер атна эчендә район балалар хастаханәсенең кабул итү бүлегендә 348 мөрәҗәгать теркәлгән, перинаталь үзәкнең кабул итү бүлегендә — 76, дип хәбәр итә перинаталь үзәге булган балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте.

ОРВИ симптомнары белән хастаханәгә 519 бала мөрәҗәгать иткән, 320 — травмпунктка.

Хатын-кызлар консультациясендә 1 090 йөкле хатын-кыз исәптә тора. 285 пациент стационар дәвалануда. Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 17 сабый һәм 13 әни бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев