Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Бер атна эчендә 25 меңнән артык татарстанлы грипп һәм ОРВИ белән авырган

Бу эпидемиологик бусагадан 11 процентка югарырак.

Татарстан Республикасында кискен респиратор вирус инфекцияләре һәм грипп белән авыруның сезонлы артуы дәвам итә. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, 2025 елның 15–21 декабрендә ОРВИ һәм грипп белән авыруның 25 640 очрагы теркәлгән, бу эпидемиологик бусагадан 11 процентка югарырак.

Соңгы атнада авырулар структурасында грипп өлеше 81,5 процент тәшкил иткән. Лаборатор юл белән 1 580 очрак расланган. А (H3N2) гриппы өстенлек итә. COVID-19 белән авыру дәрәҗәсе узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда диярлек ике тапкырга түбән.

Авырулар санының артуы барлык яшь төркемнәрендә дә күзәтелә, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Роспотребнадзор идарәсендә.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев