Белгеч Татарстанда аномаль салкыннарның сәбәбен аңлатты
Алар ультраполяр агым белән бәйле
Татарстанда аномаль салкыннар киләсе атна уртасына кадәр дәвам итәчәк. Алар ультраполяр агым белән бәйле. Бу хакта Казан федераль университеты галиме, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Көчле салкыннар Карск диңгезеннән исүче арктик һава агымнары белән бәйле. Россиянең Европа өлеше территориясендә Салкын арктик һаваның үз антициклоны формалашкан. Көндез кояш балкыячак, болытлар аз», — дип билгеләп үтә Юрий Переведенцев.
Галим якын көннәрдә Казанда климат нормасыннан 15 градуска кадәр түбән температура фоны көтелүен әйтте. Климат нормасы буенча, хәзерге вакытта шәһәрдә уртача тәүлеклек температура якынча −7, −8 градус булырга тиеш.
Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, бу атнада Татарстан башкаласында иң салкын төннәр пәнҗешәмбедән җомгага һәм җомгадан шимбәгә фаразлана —термометр баганалары −28 градуска кадәр төшүе көтелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев