Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Белгеч 1 майдан кемнәргә пенсия артачагын аңлатты

Гариза язарга кирәкми.

1 майдан Россиядә кайбер категориягә керүче кешеләргә пенсия арта. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Сәүдә-сәнәгать палатасы Г.В.Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетының «Кеше ресурслары белән идарә итү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец сөйләде. РИА Новости порталына сылтама белән бу хакта Татар-информ хәбәр итә. 

«Мисал өчен, 80 яшькә җиткән кешеләргә закон буенча ай саен 7,5 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган. Гариза язарга кирәкми», — дип искәртте ул.

Социаль фондта пенсионерлар турында бөтен мәгълүмат бар, шуңа күрә күпчелек очракта өстәмә гариза язарга кирәк түгел. Мисал өчен, гыйнварда эштән киткән яки стажны исәпкә алу өчен өстәмә документлар китергән кешеләргә кагыла.

Әмма кайбер үзгәрешләр турында фондка хәбәр итәргә туры киләчәк. Мисал өчен, әгәр пенсионер тәрбиягә яңа кеше алса, аңа өстәмә түләү тиеш була. Бу һәм башка очракларда социаль фондка гариза белән мөрәҗәгать итү мөһим, диде Иванова-Швец.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев