«Белемнәрне дә тикшердек, аралаштык та»
«Татарча диктант» акциясе 2016 елдан башлап үткәрелә, быел 9 нчы тапкыр татар дөньясы бу чарада катнашты.
Диктантны аудиторияләрдә әйтеп тә яздырдылар, теләгән һәр кеше онлайн форматта да яза алды.
Ә теләүчеләр елдан-ел арта бара: белүемчә, 2020 елда 300 меңнән артык кеше «Татарча диктант» акциясендә катнашса, 2021 елдан катнашучылар саны 1 миллионнан артып киткән. Бу акциянең географиясе дә киң: анда Россиядә яшәүче милләттәшләребез генә түгел, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче татарлар да катнаша. Шуңа күрә диктант тексты да берәү генә түгел, ә өч вариантта тәкъдим ителә.
«Татарча диктант» акциясенең төп максаты — татар телен сөючеләрне берләштерү, татар мәдәниятенә, әдәбиятына кызыксынуны арттыру һәм, әлбәттә, дөрес язу буенча белемнәрне тикшерү.
Акциядә шәһәребезнең барлык мәктәпләре дә катнашты. Кайбер мәктәпләрдә бу чара матур бәйрәм төсен алды, укучылар туган телдә җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде. Милли киемнәрдә кабинетларда диктант язучы укучыларыбызның фотосурәтләре социаль челтәрләрдә дә күп иде. Шулай ук бу чарага лаеклы ялга чыккан укытучылар, мәктәпне тәмамлаган элекке укучылар да кушылды, атааналар да укытучылар белән бергә белемнәрен тикшереп карадылар.
27 нче мәктәпнең 8-10 нчы сыйныф укучылары да «Татарча диктант» акциясендә актив катнашты. Алар өчен классик язучыбыз Шәриф Камалның «Матур туганда» әсәреннән өзек тәкъдим ителде. 210 сүзне үз эченә алган диктант тексты туган телебезнең гаҗәеп матур аһәңле яңгырашына, тел-сурәтләү чараларының байлыгына, авторның чын мәгънәсендә сүз остасы булуына безне тагын бер тапкыр инандырды. Укытучылар һәм кунаклар өчен диктантны Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры артисты Альберт Хәмзә улы Ибраһимов яздырды. Татарстанның атказанган артисты бер генә сәгатькә укытучы ролендә булып, аны искиткеч оста итеп башкарып та чыкты.
Диктант язганнан соң, беркем дә китәргә ашыкмады, фикер алышу, көн кадагындагы мәсьәләләр, милләт киләчәге турындагы уйланулар турында байтак вакыт сөйләшеп утырдык. Һәркем үзен борчыган сорауга җавап эзләде, әдәбият-сәнгать яңалыкларына үз фикерен белдерде. Кыскасы, «Татарча диктант» акциясе — белемнәрне тикшерү генә түгел, аралашу чарасына да әверелде.
Кадрия Габдуллина, 27 нче мәктәп укытучысы
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев