«Бәхетле балачак илендә»
Яшәү — үзе олы бер могҗиза, кирәклегең тойсаң һәркөнне. Яшьни алсаң яшен уты булып, Чикләмәсәң уйда иркеңне.
Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Юк, асылташлар түгел алар. Бәясен берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен кыйммәте арта гына барган бу кыйммәт — әдәби хәзинә дип атала. Бу хәзинәне, үзенең иҗатын туган халкына бүләк иткән, мәңгелек мирас итеп калдыруны мөһим бурыч итеп куйган, хөрмәтле язучыларыбызның берсе — Чаллы шәһәренең танылган шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова.
Чын талант иясе беркайчан да балаларны читләтеп үтә алмый. Әлфия апаның балаларны игелекле, мәрхәмәтле, туган илне, туган телне яратучы, эшсөярләр итеп күрәсе килә. Күп шигырьләре дөньяны танып белүгә корылган. Нәниләр өчен язган шигырьләрендә дә Әлфия Ситдыйкова ихласлылыгын саклап кала. Алар гади һәм йөгерек тел белән язылганнар. Бу шигырьләрне укыгач, аның балалар күңелен аңлап эш итүче, чын шагыйрәнә җан икәнлеген тоясың.
Әле күптән түгел шәһәребезнең «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә, әлеге күркәм ханым белән «Китаплы балачак» проекты кысаларында эшләп килүче, «Бәхетле балачак илендә» дип исемләнгән әдәби очрашу, бер сулыштан, бик җылы мохиттә узды.
Шагыйрә үзе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, шигъри җыентыклары белән таныштырды, кызыклы хатирәләре, шигырь язу серләре белән уртаклашты, үзенең яңа язган шигырьләрен укыды.
44 нче «Мирас» балалар бакчасыннан очрашуга килгән нәни артистларыбыз исә, сәнгатьле итеп Әлфия Ситдыйкованың шигырьләрен яттан сөйләделәр, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучылары (сыйныф җитәкчесе Эльвира Котдус кызы Әхмәтҗанова) язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, бик тә җанлы әңгәмә килеп чыкты.
Чараны тагын да ямьләндереп, шәһәребезнең А. С. Пушкин исемендәге 3 нче лицееның талантлы укучысы Камил Шагиев саксафон уен коралында, «Яратыгыз» композициясен уйнап, залда утырган һәрбер кешене сокландырды.
Ә безнең 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре Ләйсән Фәрит кызы, Әлфия Ситдыйковага багышлап, үзе язган шигырен укыды. Һәм бу безнең язучыбыз өчен иң кадерле бүләк булды! Адәм баласы үзеннән соң бу якты дөньяда күп нәрсә калдыра ала. Ядкярь-истәлек итеп исемеңне калдыра алырлык эшләр башкару — зур горурлык! Әлфия Мирзанур кызы белән аралашу, аның әйткән һәр фикере безнең өчен бик кадерле һәм мөһим булды. Чөнки мондый очрашу көн саен була торган вакыйга түгел.
Әлфия Ситдыйкова — мавыктыргыч әңгәмәдәшче, шуңа күрә чара бик кызыклы узды, вакыт җитми калды. Ул укучыларга туган телне ярату, туган илгә булган мәхәббәтне мөһим бурыч итеп, үзенең иң изге теләкләрен теләде. Әлеге җылы очрашу һәркемнең күңелендә якты истәлек булып сакланыр дип уйлыйм. Әйе, чын шагыйрьлекне сынап карауның бер генә юлы мәгълүм: бу каләм иясенең әсәрләрендә тормыш гаме, яшәү мәгънәсе бармы? Һич икеләнмичә әйтергә мөмкин: Әлфия Ситдыйкованың шигырьләрендә чын мәгънәсендә гомер һәм язмыш кичерәсең, яшисең. Гүя аларда кешелекнең бөтен борчу-гаме, хыял-омтылышлары, иң мөһиме, олы мәхәббәте тупланганлыгын тоясың.
Резеда Вәлиева, 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре
Фотода шагыйрә Әлфия Ситдыйкова / Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев