Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Батырлыкка дан!

Районның Сухрау авылы мәктәбендә патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Украинадагы вакыйгаларга багышланган «Батырлык дәресе» узды.

Чарага Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре чакырылган иде. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы махсус хәрби операциядә катнашкан мәктәпне тәмамлаучылар турында сөйләде.

Чарада патриотик видеоязмалар күрсәтелде. Махсус хәрби операциядә һәлак булган Түбән Кама шәһәре һәм районы кешеләрен атадылар. 

Моннан тыш, 11 нче сыйныф укучылары солдатларга открыткалар ясадылар һәм чарада катнашкан аналарга тапшырдылар. Мәктәп коллективы исеменнән солдатларның әниләренә күчтәнәчләр бирделәр. Чара бергәләшеп чәй эчү белән тәмамланды.

Фото: ntr-24.ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев