Батырлык үрнәге: Түбән Кама журналисты Александр Комаровның арабыздан китүенә 3 ел
Александр Комаров 2023 елның 6 февралендә махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган.
Александр Комаров армиядә чакырылыш буенча хезмәт итмәгән, әмма Ватанны саклау һәр кешенең намусы һәм бурычы дип санаган.
2022 елның октябрендә ул «Алга» батальоны составында махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән киткән. 2023 елның 6 февралендә аның белән элемтә өзелде. Өч ай эзләүләрдән соң, кайгылы хәбәр килеп иреште: Саша Угледар янында һәлак булды.
Россия Президенты указы белән Александр Комаров үлгәннән соң «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Александр – күп кырлы һәм талантлы шәхес иде. Ул 10 елдан артык телевидениедә журналист булып эшләде, эзләнү экспедицияләрендә катнашты, аеруча, Бөек Ватан сугышында билгесез югалган безнең геройларыбызның исемнәрен халыкка кайтару, алар турында документаль фильмнар төшерү аның күңеленә бик якын булган.
Бүген, аның истәлегенә, НТР медиа-холдингы бинасында куелган мемориаль тактага чәчәкләр салдылар. Бу – аның иҗатын, аның батырлыгын хөрмәтләү билгесе. Саша турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә, безнең хәтеребездә мәңге сакланыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев