Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Батырлар истәлегенә

49 нчы балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен һәр елдагыча, «Җиңү кайтавазы» — «Вехи Великой Победы» дип исемләнгән бәйге уздырылды.

Бу чара илебезнең азатлыгы хакына үз көчләрен, гомерләрен кызганмаган Ватан сакчыларына, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, батырлар истәлегенә багышланды. 

Бәйгегә Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй шәһәрләре, Мөслим, Актаныш районнары балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләрдән 23 эш (сценарий) кабул ителгән иде. Иң яхшы сценарий авторлары читтән торып бәяләнсә, проектларны якларга тәрбиячеләр үзләре килде.

Мәртәбәле жюри әгъзалары Гөлнара Әхмәтова, Нурзия Мирхазова, Гүзәлия Ягафарова, Гөлчәчәк Фәттахиева һәр эшкә төгәл бәя бирделәр. Бәйгедә катнашучылар "Георгий тасмасы"ннан брошка ясау буенча осталык дәресләре үткәрделәр. Бакчада тәрбияләнүчеләрнең, хөрмәтле кунакларыбызның — аксакаллар шурасы әгъзасы Мансур ага Ганиев, Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина чыгышы, аларның төпле киңәшләре бәйгедә катнашучыларны һәм җанатарларны уйланырга мәҗбүр итте.

Мондый бәйгеләр ешрак үткәрелсен, күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч булсын.

Айзирә Шакирҗанова, 49 нчы балалар бакчасы методисты
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев