Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Батыр ир — ил көзгесе

«Патрик» позывнойлы 30 яшьлек түбәнкамалы контракт төзеп, икенче ел армиядә хезмәт итә.

Зәп-зәңгәр күзләрендә кыюлык һәм иленә мәхәббәт балкый. «Патрик» позывнойлы 30 яшьлек түбәнкамалы контракт төзеп, икенче ел армиядә хезмәт итә. Яраланып, тәне янган җөйләр белән капланган булса да, ул бар күңеле белән кабат махсус хәрби операция зонасына барырга омтыла. 

«Бурычым — Ватанны саклау» 

«Патрик» контрактны былтыр төзи. Башта аларны әзерләнергә дип, Мурманск өлкәсенә җибәрәләр. Хәзер ул 80 нче арктик бригадага беркетелгән, «Град» дип исемләнгән залп утының кыр реактив системасында машина йөртүче-механик булып хезмәт итә. Аның туган илен сакларга бару нияте очраклы гына түгел — былтыр аның туганнан-туган абыйсы да, шулай ук контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына киткән. «Ул анда булганда, мин өйдә утыра алмыйм, Ватанымны сакларга барам», — дип, контракт төзи патриот түбәнкамалы. 

«Кая барганымны мин беркемгә дә әйтмәдем. Медкомиссия үтеп, хезмәткә китеп баргач кына хәбәр иттем туганнарыма. Алар минем сайлавымны тыныч кабул иттеләр. Мин бит кечкенә бала түгел, мөстәкыйль эш итә алам», — дип сөйли «Патрик». 

Бер ел эчендә ир-егет күпне күргән, үз хатирәләрен ул газета хәбәрчесе белән дә уртаклашты. Сөйләвенчә, аның өчен иң куркынычы — беренче тапкыр дошман уты астына эләгеп, көчле шартлау тавышын ишетү һәм тою булган. «Без исән калу нияте белән ашыга-ашыга чаптык. Соңыннан инде күнектек, хәзер шартлаулар алай ук куркыныч түгел.

«Патрик» хезмәттәшләре белән бик тату хезмәт итә: алар бер-берсенә булыша, моңнары белән уртаклашып, яши. Менә хәзер дә, ирегетнең әтисе вафат булгач (йөрәге түзә алмаган), хезмәттәшләре, акча җыеп, билет сатып алырга ярдәм иткәннәр. Шулай итеп, ул Түбән Камага кайта алган. «Туган якка озак кайтмыйча торсаң, туган йортыңа илтүче юллар төшкә керә, сагындыра. Ләкин моңаерга вакыт юк. Минем бурычым — Ватанны саклау!» — ди ир-егет. Ул махсус хәрби операция тәмамлангач та, хезмәт итүен ташларга җыенмый, армиядә калырга тели. 

Тыл — кешеләре белән ныклы 

«Патрик» сөйләвенчә, иленә мәхәббәте, туганнарының ышанычы, волонтерларның ярдәме аңа хезмәт итәргә көч бирә. Чыннан да, шәһәребезнең һәм районнарыбызның күпчелек халкы җиңүгә үз өлешен кертергә тырыша. Мәсәлән, Түбән Уратма авылында яшәүчеләр болыннарында үсүче хуш исле үләннәрне җыеп, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә җибәрәләр. Алар арасында мәтрүшкә, бөтнек һәм чамбыр. Газета хәбәрчесенә Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин сөйләгәнчә, мондый бурыч Химиклар урамындагы 72 б гуманитар ярдәм пунктыннан килгән: «Безгә шалтыраттылар һәм бервакыт солдатларга мәтрүшкә җибәргәннәрен әйттеләр. Егетләребез яңадан җибәрүләрен сораганнар, мәтрүшкәне бик яратканнар. Бездә ул бик күп үсә. Эш бит акча таләп итми, вакыт һәм хезмәт кенә». 

Халык үләннәрне көн саен җыя. Аннары алар аны җирле мәдәният йортына урнаштырып, киптерәләр. Җибәрү алдыннан ук барысы да ваклана һәм порцияләр рәвешендә капчыкларга таратыла. Бу транспортлауны уңайлырак итү һәм алга таба саклау өчен шулай эшләнә. 

Хуш исле үләннәр җыюдан тыш, Түбән Уратма халкы Ватаныбызны саклаучылар өчен ятьмә үрә, коры душ ясый, мунча себеркеләре бәйли, төрле тозлы ризыклар, токмач әзерли, бал җыя, аны ярты литрлы контейнерларга тутыра һәм фронтка җибәрә. Авылда кабул итү пункты мөдире Ләйсән Шиһапова бухгалтер булып эшли. Ләкин фронтка файда китерергә теләп, бу өстәмә эшкә дә алынган. 

Түбән Уратма хатын-кызлары солдатлар өчен чәкчәк тә әзерлиләр. Мәдинә Сәхапова — шуларның берсе. Хәбәрчегә ул татар милли тәм-томын балачактан ук ясый белүен сөйләде, чәкчәк ясарга аны апалары өйрәткән. Волонтерлык хәрәкәтендә ул нибары берничә ай гына. Шул вакыт эчендә осталыгын шулкадәр камилләштерә алган ки, берьюлы 25 тартма чәкчәк ясый. «Әзерлек вакытында без догалар укыйбыз һәм бары тик яхшылык турында гына уйлыйбыз. Сугышчыларыбызга ныклык, сәламәтлек, җиңү белән өйләренә кайтуларын телибез», — дип сөйләде Мәдинә ханым.

«Әлбәттә, бу өй эшләнмәләре шактый акча таләп итә: быел азык-төлек арзан түгел. Шуңа күрә ашарга әзерләүдә һәм җыюда катнашмаган авыл кешеләре финанс яктан ярдәм итәргә тырыша. Кемдер кием китерә. Күптән түгел менә толып китерделәр, аны сугышчылар рәхәтләнеп алып китте», — ди Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин. 

Хәрби хезмәткә кандидатлар саны арта

Түбән Кама хәрби комиссариаты контракт хезмәтенә җыюны дәвам итә. Түбән Кама районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков сөйләвенчә, ярдәм чаралары арту белән хәрби хезмәткә кандидатлар саны да шактый арткан: «Безгә контракт төзергә теләк белдерүчеләр көн саен килә. Соңгы көннәрдә илледән артык кеше мөрәҗәгать итте. Алар үзләре хезмәт узарга гына түгел, ә махсус хәрби операция зонасында булган бурычларны да үтәргә теләк белдерә. Шунысын да әйтеп китик, Түбән Камада контрактчыларга хәзерге финанс ярдәменнән тыш, җир кишәрлекләре дә бүлеп бирү мәсьәләсе карала. Контрактны хәзер бер көн эчендә төзергә мөмкин. Кандидатларны без үзебез барлык нокталар буенча йөртәбез, хәрби комиссариатка илтәбез. Контрактны 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге башка төбәкләрдән килгән гражданнар да төзи ала. Чикләүләр сәламәтлек торышы буенча гына бар». 

Контрактчыларга ташламалар һәм гарантияләр: 

  • тупланма-ипотека системасы аша Россия Оборона министрлыгы хисабына торак сатып алу мөмкинлеге (3 ел хезмәт иткәннән соң);
  • хезмәт торагы яисә торакны арендага алган өчен компенсация;
  • хәрби-медицина учреждениеләрендә түләүсез тикшеренү, дәвалану һәм реабилитацияләнү; 
  • гомерне һәм сәламәтлекне федераль бюджет исәбеннән иминләштерү; 
  • 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә хокук; 
  • ике атналык түләүле ял, кимендә 6 айга 1 тапкыр.

РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак heroes-tatarstan. ru сайтыннан яисә 117 телефоны яисә +7 917 292-26-12, +7 965 589-78-50, +7 965 589-72-98, +7 (8555) 44-04- 17 телефоннары буенча белешергә була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев