Башкарма комитетта Түбән Камада 2025 елда юлларны ремонтлау планнары турында сөйләделәр
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 3 километрга якын юл ремонтлау планлаштырыла.
Башкарма комитетта Түбән Камада 2025 елга юлларны ремонтлау планнары турында сөйләделәр. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Максим Парамонов сүзләренчә, беренчел исемлеккә җиде участок кертелгән.
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 3 километрга якын юл ремонтлау планлаштырыла:
- Лесная урамы участогы: Мурадьян урамыннан Гагарин урамына кадәр (2,35 км);
- Студентлар урамындагы участок: Корабль урамыннан Гайнуллин урамына кадәр (640 м).
Муниципаль программа буенча 7 километрга якын шәһәр юлларын яңарту планлаштырыла:
- Яшьлек урамы участогы: Төзүчеләр проспектыннан Химиклар проспектына кадәр (2,33 км);
- Тукай урамы участогы: Төзүчеләр проспектыннан Химиклар проспектына кадәр (2,3 км);
- Чулман урамы участогы: Тынычлык проспектыннан «Батыр» спорт комплексына кадәр (0,78 км);
- Җиңүнең 30 еллыгы урамы участогы: Химиклар проспектыннан Студентлар урамына кадәр (0,5 км);
- Шинчылар проспекты участогы: Менделеев урамыннан Лесная урамына кадәр (1 км).
Максим Парамонов сүзләренчә, быел шулай ук юллар һәм тротуарларда чокырлар ремонтланачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев