«Баш чишмә»гә — 5 ел!
«Баш Чишмә» фольклор ансамбле «Сүрәкә» халык керәшен фольклор ансамбле каршында 2018 елның декабрендә Валентина Владимировна Тупаева тарафыннан оешкан.
Бу ансамбль бик үзенчәлекле. Ансамбль артистлары арасында чит кешеләр юк: алар берберсенә — бертуганнар яки туганнан туганнар. Аларның әби-бабалары, ата-аналары кайчандыр Чәбия авылында яшәгәннәр, Түбән Кама шәһәре төзелә башлагач, күбесе Кызыл Чишмә бистәсенә күченгән. Кызганычка, авыл тарихы хәзер китап битләрендә генә калган.
«Без кечкенәдән олыларның «Садның бакчалары» дигән җыруны башкаруларын тыңлап үстек. Аны бүтән беркайда ишеткәнем булмады. Коллектив булып оешкач та, бу җыруны өйрәнеп, сәхнәгә чыгарырга булдык. Туганоч әннәбез Александра Филипповна Храмова (аның яше 80 нән узган хәзер) дөресләп җырлап биргәч, язып алдык һәм үзебез дә башкара башладык», — ди коллектив хореографы, артисты Надежда Кузьмина.
Җыру нигезендә бик тирән мәгънә ята. Анда туганнар арасында мөнәсәбәтләрне югалтмау, дус-тату яшәү мөһимлеге турында сүзләр бар. «Туганнар белән очрашсам, тыныч йоклый алам», «Әткәйләр белән әнкәйләрнең ташлашмагыз дигән сүзе бар» юллары кемне генә битараф калдырыр икән. Бүгенге заман өчен бик актуаль бу борынгы җыру.
Коллектив «Садның бакчалары» белән концертларда, конкурсларда катнаша һәм җиңүләр яулый. «Баш Чишмә»нең бүгенге җитәкчесе Ольга Вәлиуллина җыруны саклап калыр өчен, клип та төшерергә тәкъдим иткәч, барысы да бик теләп риза булган.
Ансамбльнең репертуарында әле тагын бик күп халык җырлары бар. Араларында тыпырдатып бии торган урам җырлары да, керәшен халкына гына хас мелизмнар белән җырлана торган озын көйләр дә бар.
«Баш Чишмә» фольклор ансамбле шулай ук актив иҗади тормыш белән яши. Шәһәр, район, республика күләмендә уздырылган конкурс-фестиваль ләрдә, концертларда катнашып, призлы урыннар яулый. Түбән Кама районы керәшеннәрен танытуга зур өлеш кертә. Аларның бәйрәмдә җырлауҗырламавын түбәнкамалылар алдан ук белешеп, сорашып куя һәм чыгышларын алкышларга күмә.
«Баш чишмә»леләрнең моң чишмәсе саекмасын, онытылып барган җыруларны халыкка кайтаруда эшләре дәвам итсен.
Фото — шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев