Барысы да финалга чыкты
Түбән Камада «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» республика бәйгенең зональ этабы узды. Ул «Адымнар» полилингваль гимназиясе нигезендә оештырылды.
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова чыгыш ясый
Әлеге мәртәбәле бәйге Татарстанда 1998 елдан бирле үткәрелеп килә. Зона этабында быел 14 кеше катнашты. Болар – мәгариф, медицина, эшмәкәрлек, сәнәгать, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм волонтерлык эшчәнлеге юнәлешендә хезмәт куючы якташларыбыз. Гүзәл затлар арасында барлыгы 11 кеше катнашты.
Алар «Лидер хатын-кыз», «Хатын-кыз – бизнес-леди», «Хатын-кыз – ана», «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык», «Минем язмышым – минем һөнәрем», «Хатын-кыз – ел үрнәге» һәм «Өченче яшь героинясы» номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Ирләр арасыннан өч конкурсант «Ир-ат – лидер» һәм «Ир-ат – игелекле йөрәк» номинацияләрендә үзләрен сынап карый алды.
Бәйге республиканың социаль-икътисади үсешенә, мәдәниятенә, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны һәм ир-атларны ачыклауга юнәлдерелгән. Бу көнне төрле өлкәләрдә зур казанышларга ирешкән, үз гаиләләрендә һәм хезмәт коллективларында үрнәк булган шәхесләр бер сәхнәгә җыелды.
Үзенең гомер юлы, гаиләсе, яратып башкарган хезмәте, тормыштагы көч һәм илһам чыганаклары турында сөйләүче иҗади номерлар беркемне дә битараф калдырмады. Һәр чыгыш кабатланмас һәм үзенчәлекле иде.
Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Гүзәл Шәмәрданова «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык» номинациясендә чыгыш ясады. Кыска гына вакыт эчендә ул үз командасы белән Бөек Ватан сугышы чорының күңелгә үтеп керерлек тарихын сөйләде, батыр йөрәкле шәфкать туташы язмышыннан өзек күрсәтте. Гүзәл Шәмәрданова театрның әйдәп баручы артисты гына түгел, gaиләдә дә үрнәк хатын-кыз һәм әни.
«Бәйгедә катнашырга чакыргач, риза булдым. Кызыклы кешеләр белән танышу, аралашу бик күңелле булды. Бу конкурска хас төп сыйфат ул җитдилек, дияр идем. Шуңа күрә үзем дә шундый җитди материалдан өзек сайларга булдым. Хезмәттәшләрем бик ярдәм итте. Мондый чараларны мин ярыш, бәйге итеп түгел, яңа тәҗрибә буларак кабул итәм. Аларда бәйрәм рухы бар, шуннан ләззәт алам мин», – дип уртаклашты безнең белән Гүзәл ханым.
«Ир-ат – лидер» номинациясендә чыгыш ясаган Илнар Абукаев мондый бәйгедә үзен беренче тапкыр сынап карарга булган. Сәхнәгә ул тормышында мөһим роль уйнаган якын кешеләрe белән бергә чыкты. Илнар берьюлы дүрт төрле юнәлештә хезмәт куя: күп еллар янгын сүндерү бүлегендә эшли, университетта студентларга белем бирә, мотоберләшмәдә тора, дуслары белән хәйрия юнәлешендә зур эшләр башкара.
Ә төп көчне аңа яраткан гаиләсе бирә. Алар барысы да бу көнне аның янында иде. «Ничек барысына да өлгерәсез?» – дигән сорауга: «Мин барысын да язып, теркәп барам. Минем өчен төгәл булу, вакытны дөрес сарыф итү мөһим. Теләге булган кеше мөмкинлекләр таба ул. Ә инде теләмәгән кеше аклану гына эзли. Мин гомумән тик торырга өйрәнмәгән. Иң яхшы ял минем өчен ул минем эшем һәм яраткан шөгылем», – дип җавап бирде Илнар Абукаев.
Быел конкурс Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында уза. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, волонтерлык эшчәнлеге һәм гражданлык җаваплылыгы темасы аерым урын алды бу бәйгедә.
Конкурсантларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде. Аның составында – «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы Эльвира Долотказина, ТР Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе президенты Ирина Питулова, ТР Профсоюзлар федерациясе матбугат үзәге җитәкчесе Ирина Пузакова, Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Рамазанов, «Сөембикә» журналының баш мөхәррире урынбасары Гөлнур Хәсәншина, шәһәрнең Яшь тамашачы театры режиссеры Павел Миңнебаев.
Бәйге нәтиҗәләре буенча жюри 14 катнашучының да югары әзерлеген билгеләп үтте. Фикер алышу барышында барлык чыгыш ясаучыларның да җиңү яулавы турында карар кабул ителде. Алар Казанда узачак Бөтендөнья хатын-кызлар көненә багышланган чарада һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенә йомгак ясау тантанасында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев