Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Банкта зур кертемең булса, пособиеләрдән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Юрист билгеләп үткәнчә, мохтаҗлык — күпчелек пособиеләрне билгеләгәндә төп критерий.

Гражданнарга социаль пособиеләр билгеләгәндә, аларның матди хәленә карыйлар. Байлыкны бәяләү критерийларының берсе — кешенең банк кертемнәре күләме.

«Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов әйтүенчә, банк кертеме күләмен бердәм пособие (йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызлар һәм мохтаҗлык критерийларына туры килгән 17 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре өчен түләүләр), шулай ук аз тәэмин ителгәнлек буенча пособие билгеләгәндә саныйлар.

Коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидия билгеләгән очракта да банк депозитларын исәпкә алалар, дип яза «Татар-информ» «ПРАЙМ» агентлыгына сылтама белән.

Юрист билгеләп үткәнчә, мохтаҗлык — күпчелек пособиеләрне билгеләгәндә төп критерий. Ягъни гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумы күләменнән артып китмәскә тиеш. Димәк, пособие алу өчен банк кертеменең күләме — 10 төбәк яшәү минимумыннан, ә процентларның бер яшәү минимумыннан артмавы шарт. Әгәр бу күрсәткеч артып китсә, гражданин пособиегә өметләнә алмый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев