Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Балаларның яшәү минимумын арттырырга тәкъдим иттеләр

Мондый үзгәреш социаль яклау гарантияләренең реаль үтәлешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Дәүләт Думасы депутаты Александр Аксененко РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга балаларның яшәү минимумын баланы карау өчен реаль уртача чыгымнар дәрәҗәсенә кадәр арттыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллады. Бу хакта РИА Новости яза.

Балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумын баланы карау өчен 25 мең сумнан да ким булмаган дәрәҗәдә күтәрү мәсьәләсен карарга тәкъдим ителә.

Аксененко фикеренчә, мондый үзгәреш социаль яклау гарантияләренең реаль үтәлешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, күрсәтелә торган ярдәм чараларының адреслылыгын һәм нәтиҗәлелеген арттырачак һәм демографик вәзгыятьне яхшырту өчен шартлар тудырачак.

Министрлар Кабинеты карары нигезендә, балалар өчен яшәү минимумы күләме 17 201 сум күләмендә билгеләнгән.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мониторингы күрсәткәнчә, гаиләләрдә баланы мәктәпкә әзерләүгә чыгымнары 2024 елда бер балага 53 548 сум дәрәҗәсенә җиткән. Аксененко сүзләренчә, күрсәтелгән мәгълүматлар ата-аналарның факттагы чыгымнары гамәлдәге хокукый җайга салу белән билгеләнгән нормативтан артып китүен күрсәтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев