Балалар тәрбиясе: Түбән Камада «Ата-аналар белән диалогта» дип аталган беренче зона форумы узды
Форумның максаты – гаилә белән мәктәп арасында үзара хезмәттәшлекне ныгыту.
А.С. Пушкин исемендәге 3нче лицейда «Ата-аналар белән диалогта» дип аталган беренче зона форумы узды.
Анда «Балачак навигаторлары» проектының муниципаль координаторлары, Татарстанның ата-аналар комитеты вәкилләре һәм укытучылар катнашты. Очрашуның максаты – гаилә белән мәктәп арасында үзара хезмәттәшлекне ныгыту, тәҗрибә уртаклашу һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүнең төп мәсьәләләре турында фикер алышу.
19нчы мәктәптән педагог-психолог Ләйлә Гайфуллина яшүсмерләрне онлайн-вербовкадан саклау буенча мастер-класс үткәрде.
«Иң мөһиме – балаларыгызны һәрвакыт тыңлагыз, алар белән сөйләшегез, кичләрен бергә чәй эчеп, хәлләре турында белешегез», – дип киңәш бирде ул әти-әниләргә.
Форум Татарстанның 12 районын берләштерде: Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй, Бөгелмә, Сарман, Мамадыш һәм башкалар. Катнашучылар белән республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина очрашты. Ул тәрбия эшендә гаилә һәм мәктәпнең тыгыз бәйләнеше нәтиҗәле булу өчен кирәклеген ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев