Балалар иҗаты игътибардан читтә түгел
Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан язучылар берлегенең I төбәкара яшь иҗатчылар семинары үтте.
Яр Чаллы шәһәренең 29 нчы гимназиясендә Республикада татарча иҗатка сәләтле укучыларны, студентларны, 35 яшькәчә иҗатчыларны барлау, каләм тибрәтүче яшьләргә иҗади ярдәм күрсәтү, төбәкләрдә эшләп килүче әдәби берләшмәләрнең эшчәнлеген активлаштыру максатыннан, Татарстан язучылар берлегенең I төбәкара яшь иҗатчылар семинары үтте.
Семинарда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова (шигърият), Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин (иҗат эшен оештыру), филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов (чәчмә әсәрләр), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айгөл Әхмәтгалиева (драматургия), «Мәйдан» журналының баш мөхәррире урынбасары Лилия Гыйбадуллина (хәзерге чор балалар әдәбияты) һ.б. катнашты һәм чыгышлар ясады.
Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск, Актаныш, Мөслим, Мамадыш, Минзәлә, Тукай, Сарман, Зәй шәһәре һәм районнарыннан килгән иҗат көчләре актлар залында остазлар чыгышларын тыңлады. Гимназия укучылары тарафыннан бик оста сәхнәләштерелгән Габдулла Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкиятен караганнан соң, секцияләргә бүленделәр. Бу семинарның иң отышлы ягы булды, секциядә һәр баланың иҗатына тукталдылар, яшь язучыларыбызга киңәшләр бирү мөмкинлеге туды.
Беренче коймак төерле була дисәләр дә, Татарстан язучылар берлеге үткәргән I төбәкара яшь иҗатчылар семинары, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе, Чаллы төбәге язучылар берлеге җитәкчесе Факил абый Сафин тарафыннан җиренә җиткереп бик оста оештырылган. Әйтергә кирәк, 29 нчы гимназияне очрашу урыны итеп дөрес сайлаганнар. Монда үз эшенә нык ышанган коллектив хезмәт куя, татар телен камил белгән укучылар укый. Аларның моннан 50 ел элек Нәҗибә Ихсанова киеп уйнаган күлмәге, Туфан Миңнуллинның шәхси әйберләреннән торган Туфан Миңнуллин исемендәге музее гына ни тора!
Семинар барышында түгәрәк өстәлләр эшләде, осталык дәресләре үткәрелде. Семинарны йомгаклау өлешендә, семинарның нәтиҗәләре тупланган «Гимназия сулышы» дигән газетаны кулыбызга алу, секцияләрдә барган утырышларны экраннан карау бәхетенә ирештек.
Түбән Кама шәһәреннән Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге иҗатка тартылган 6 бала катнашты, аларга әлеге семинар бик уңай тәэсир калдырды. Семинарда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен без шәһәр җитәкчелегенә һәм мәгариф идарәсенә зур рәхмәтле.
Рәсимә Нәбиуллина, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе
Фотолар шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев