Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Балачак, дуслык, могҗиза: Түбән Кама артисты Юрий Павлов фильм төшергән

Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры артисты Юрий Павлов Резедә Зарипованың «Акыллы бака дәресләре» әкияте буенча төшерелгән фильмны тамашачыларга тәкъдим итте.

Бер сәгатьлек фильм вакыйгалары Түбән Кама районының Болгар авылында бара. Сюжет үзәгендә — Шамил исемле малай. Ул дәү әнисе янына кунакка кайта һәм көтмәгәндә бер бака белән таныша. Нәкъ әкиятләрдәге кебек, бака малайның дустына, сердәшчесенә һәм киңәшчесенә әйләнә. Шул мизгелдән геройның тормышы бөтенләй башка юнәлеш ала.

Шамил ролен яшь актер Дмитрий Краюхин башкара. Бу — аның кинодагы беренче тәҗрибәсе.

Фильмның режиссеры — Юрий Павлов, продюсеры — Гүзәл Шәмәрданова. Картина ел ярым элек төшерелгән. Сценарий нигезендә — язучы Резедә Зарипованың шул ук исемдәге әкияте. Автор һөнәре буенча бухгалтер-икътисадчы булса да, соңгы дүрт елда балалар өчен әсәрләр иҗат итә.
Режиссер сүзләренә караганда, фильмның төп идеясе — балачактан ук кешедә үз-үзенә ышаныч тәрбияләү.

Премьерага килгән тамашачылар фильмны җылы кабул итте. Алар авыл табигатенең матурлыгын, артистларның ихлас уенын һәм эчтәлекле сценарийны билгеләп үтте. Әлегә бу — ябык күрсәтү генә. Алда фильмны төрле кинофестивальләрдә тәкъдим итү планлаштырыла.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев