Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Бала күңеле — ак кәгазь»

Тәрбияче... Бу сүзне әйтүгә, күз алдына шау-гөр килгән балалар арасында басып торган мөлаем хатын-кыз образы килеп баса.

Тәрбияче бит ул балаларның һәр соравына җавап бирә алырдай белемле, бала елаганда әни кебек назлы, шул ук вакытта сүз тыңламаган балаларга әти кебек кырыс була белергә тиеш. 

64 нче балалар бакчасында озак еллар тәрбияче булып эшләүче Сания Минабетдинова бу сыйфатларның барысына да ия. Ә бит яшьлек елларында бөтенләй башка һөнәр иясе сайларга хыяллана кыз. 

Сания Әсхәт кызы Чирмешән районы, Югары Кәминкә авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлагач, авыл клубында җырлап йөргән, мәктәптә һәр чарада катнашкан игезәк кызлар Асия белән Сания киләчәк тормышларын да җыр белән бәйләргә теләп документларын Әлмәт каласына илтеп тапшыра. Тик моны белеп алган әтисе Әсхәт абый кызларны документларын кире алып, Түбән Кама педагогия училищесына бирергә күндерә. Ул чакларда, үзегез беләсез, авыл халкы артистларның чыгышларын карарга яратса да, алар турында уйлары бик үк яхшы булмый. 

Ул еллардан бирле күпме сулар аккан, Сания Минабетдинова инде тәҗрибәле, балаларны яраткан, хезмәтен күңел биреп башкарган тәрбияче. Һәм бервакытта да тәрбияче булганына үкенми 28 ел педагогик стажы булган педагог. 

Ул — җаваплы хезмәткәр, үзенә тапшырылган һәр эшне вакытында һәм намус белән үти, һәрвакыт һөнәри осталыгын күтәрү өстендә эшли. Сания Әсхәт кызы — үз эшен белүче һәм яратучы белгеч. Төркемендәге һәр баланы бертигез күреп, аңа йөрәк җылысын бирә. Эш дәверендә үзен актив, җаваплы, иҗади фикерләүче педагог итеп танытты. Белем, компетентлык, балалар белән эшләүдә нәтиҗәле ысуллар сайлый белү аңа югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Тәрбияче С. Минабетдинова үзенең төп бурычы итеп балаларда кешелеклелек, тәрбиялелек, әдәплелек кебек сыйфатларны тәрбияләүне саный, һөнәри эшчәнлегендә балаларны туган телгә өйрәтүгә басым ясый. Тырыш хезмәт яхшы нәтиҗәләр дә бирә. Аның группасында тәрбияләнүче сабыйлар ел саен шәһәр иҗат конкурсларында катнашып, җиңү яулап киләләр. Аның тарафыннан үткәрелә торган чараларда ата-аналар да актив катнаша. Сабые балалар бакчасына теләп йөрсә, белемнәрне үзләштерсә — ата-аналар өчен шуннан да яхшырак хәбәр булуы мөмкинме соң?.. 

Коллективта да Сания Әсхәт кызының дәрәҗәсе зур. Нинди генә үтенеч белән мөрәҗәгать итсәң дә, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Тәрбияче һөнәрен сайлап яңа гына балалар бакчасы ишекләрен ачып кергән яшь белгечләргә дә ачык йөзе, ягымлы елмаюы, акыллы киңәшләре белән булыша. 

Быел Сания Әсхәт кызы ел саен уза торган «Ел тәрбиячесе» дип исемләнгән һөнәри бәйгедә бакчабыз данын яклады. Шулай ук башкалабыз Казанда «Туган тел» фестивалендә педагоглар өчен осталык дәресе үткәрде, ягъни тәҗрибә уртаклашты. 

Минабетдинова С. А. — хезмәт сөючән, инициативалы, үз һөнәренә гашыйк педагог, камил рәвештә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүнең һәм тәрбияләүнең заманча методикасына ия, иҗади һәм коммуникатив сәләтләргә ия. Аны һәр яшь төркемдә тәрбия-белем бирү эшенең торышын тирән белү аерып тора. Иң заманча, алдынгы эш формаларын үзләштерү сәләтенә ия һәм яңа бурычларны хәл итү өчен традицион булмаган ысуллар эшләргә омтыла. 

Гаиләдә дә Сания Әсхәт кызы ире Фәнисенә ныклы таяныч, балалары Инзилә белән Даниска үрнәк әни, оныгы Арсланның яраткан әбисе. Фәнис дигәннән, үзенә тиң яры да, янәшә күршесе, бергә уйнап үскән, бер чишмә суын эчкән егет. Тәрбияче һөнәренең авырлыгын, катлаулылыгын аңлап, Саниясенә кулыннан килгәнчә булышып тора. Тәрбияченең бит эш сәгатьләреннән тыш та калып эшләгән чаклары, өйгә дә эш алып кайткан чаклары күп. Балаларын да гаиләдә саф татарча аралашып, татар мохитендә тәрбияләп, халкыбызның горефгадәтләре нигезендә үстергән Сания Минабетдиновага киләчәк тормышында да уңышлар телибез. Сезнең кебек җанытәне белән бирелеп эшләүче тәрбиячеләр булганда, балалар бакчаларының дәрәҗәсе югары булыр, ата-аналар да тыныч күңел белән балаларын бакчада калдырыр. 

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев