Бәйрәм көннәрендә Түбән Кама балалар хастаханәләрендә дежур табиблар кабул итә
Бу хакта перинаталь үзәкле район балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түбән Кама балалар хастаханәләренең Яңа ел бәйрәмнәрендә эшләү графигын исегезгә төшерәбез.
- 3 гыйнварда — 8 дән 18 сәгатькә кадәр җомга графигы буенча табиб-педиатрлар 1 нче, 2 нче поликлиникаларда кабул итә, 8 дән 13 кә кадәр өйгә чакырулар кабул ителә;
- 4 гыйнварда — 12 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр 2 нче поликлиникада фильтрда дежур табиб кабул итә;
- 5 гыйнварда — 12 дән 18 сәгатькә кадәр 2 нче поликлиникада фильтрда дежур табиб кабул итә;
- 6 гыйнварда — 8 дән 18 сәгатькә кадәр педиатр табиблары дүшәмбе графигы буенча 1, 2 поликлиникаларда кабул итә, 8 дән 13 сәгатькә кадәр өйгә чакырулар кабул ителә;
- 7 гыйнварда — 12 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр 2 нче поликлиника фильтрында дежур табиб кабул итә;
- 8 гыйнварда — 12 дән 18 сәгатькә кадәр 2 нче поликлиника фильтрында дежур табиб кабул итә;
Хатын-кызлар консультациясенең эш графигы:
- 6 гыйнварда — 8 дән 14 сәгатькә кадәр дежур табиб кабул итә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев