Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Салкыннар булган очракта, уҗымнарга зыян килмәскә тиеш

Вәзгыять тотрыклы, диләр министрлыкта.

Татарстанда, салкыннар кайткан очракта, уҗым культураларына зыян килмәскә тиеш. Яуган карны исәпкә алганда, хәтта −19 градуслы температура да чәчүлекләр өчен артык куркыныч түгел. Бу хакта «Татар-информ» га Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Республиканың зур өлешендә кар катламы шактый биек — 15 сантиметрдан башлап. Урыны белән 40 сантиметр тәшкил итә. Республиканың бер өлешендә, Кайбыч, Буа һәм Чүпрәле районнарында, иң юка кар катламы — 2 сантиметрдан 10 сантиметрга кадәр. Соңгы көннәрдә кар яуганчы басулар ачык булды. Хәзер исә кырларда кар катламының билгеле бер запасы бар», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Министрлыкта аңлатуларынча, уҗым бодае куаклану төене өлешендә температура −18 градуска кадәр кыска вакытлы түбәнәюгә, ә уҗым арышы −20, −21 градуска кадәр түбәнәюгә чыдый ала. «Кар катламының бер сантиметры температураны якынча 1 градуска югары итә, ә туңган туфракның бер сантиметры — 2 градуска», — дип билгеләделәр ведомствода.

Татарстанда уҗым культуралары 485 мең гектар мәйданда чәчелгән. Чәчүлекләрнең торышын атналык мониторинглау күрсәткәнчә, кайбер басуларда нибары 2-3 процент культуралар гына һәлак булган.

«Уҗым культураларына җитди куркыныч янамый. Вәзгыять тотрыклы. Куаклану төеннәрендә температура −2..-5 градус тәшкил итә», — дип мәгълүмат бирделәр министрлыкта.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, тиздән республикада антициклон йогынтысы сәбәпле салкын һава торышы урнаша. Һава температурасы төнлә −14..-19 градус, көндез −4..-9 градус була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев