Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Автомобильне куркыныч итеп йөрткән өчен штрафлар турындагы закон проекты тәкъдим ителә

«Куркыныч итеп йөртү» термины юл йөрү кагыйдәләрендә 2016 елда барлыкка килде.

Автомобильне куркыныч итеп йөрткән өчен машина йөртүчеләргә 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Кабат хокук бозган өчен аларны 1 айдан 3 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү көтә. Бу закон проекты Дәүләт Думасына кертеләчәк һәм хөкүмәттән хуплау алды инде. Бу хакта инициатива авторы, Дәүләт Думасы социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов (ЛДПР) телеграм-каналында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Куркыныч итеп машина йөрткән өчен — чын җаваплылык. Закон проекты эшләнгән, хөкүмәт тарафыннан рәсми хупланган һәм Дәүләт Думасына кертелә», — диде ул.

Билгеләп үтик, «куркыныч итеп йөртү» термины юл йөрү кагыйдәләрендә 2016 елда барлыкка килде. Әмма хокук бозу өчен административ җаваплылык һаман да ачыкланмаган. Нилов билгеләп үткәнчә, машина йөртүчеләрнең нәкъ менә уйланылмаган гамәлләре 80 процент очракта юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуга сәбәп була.

Документта закон кабул ителү юл хәрәкәте иминлеген арттырырга, юл хәрәкәтендә катнашучыларның сәламәтлеген һәм гомерен сакларга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев