Автобус көтүчеләргә уңайлык
Түбән Камада җәмәгать транспорты тукталышында беренче LED-табло урнаштырылды, анда актуаль мәгълүмат күрсәтелә.
Бу күрсәткеч тактада мәгълүмат дистанцион рәвештә яңартыла. Автобуслар һәм трамвайларның хәрәкәт расписаниесендәге өзеклекләр дә шунда күрсәтелә. Шулай ук аннан ашыгыч хәбәрләр, мәсәлән, һава торышының кискен үзгәрүе турындагы мәгълүматны да күрергә мөмкин.
«Транспорт хәрәкәте турында мәгълүмат диспетчерлык үзәгеннән тапшырыла, бу исә гражданнарга, теге яки бу маршрут автобусын көтәргә күпме вакыт калганын белергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук бу тукталыш павильонында ашыгыч хезмәтләрне чакыру өчен 112 номерлы төймә урнаштырылган», – диде «Түбән Кама мәгълүмат үзәге» җитәкчесе Максим Шаронов.
Табло Яндекс хезмәтләре белән тыгыз бәйләнгән һәм «BLE-метка» белән җиһазландырылган. Бу исә тукталышның «Bluetooth-пространство» буларак, җәмәгать транспортының һәм, мәсәлән, азык-төлек китерүче курьерларның хәрәкәтен дә күзәтеп торырга мөмкинлек бирә.
«Россиядә җитештерелгән әлеге мәгълүмат тактасы Сәнәгать министрлыгының сертификатына ия. Ул “BLE-метка” белән җиһазландырылган. Бу, үз чиратында, шәһәр карталарында транспорт хәрәкәтен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк», – дип белдерде «Атис» компаниясенең генераль директоры Андрей Сергеев.
Мондый таблоның Түбән Камада беренче тапкыр урнаштырылуы һәм ул тест режимында эшли. Шәһәрдә 120дән артык тукталыш бар, һәм вакыт узу белән һәрберсе шушындый җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Шулай ук автобусларда һәм трамвайларда «Яндекс Карта» кушымтасы аша түләү мөмкинлеге кертергә планлаштырыла.
«2026 ел ахырына кадәр без тукталыш павильоннарының күпчелеген таблолар белән җиһазландырып, бу эшләрне төгәлләргә исәплибез. Алар төрле: төсле яки монохромлы булыр», – ди Максим Шаронов.
Тукталышлардагы электрон таблолар – бу Түбән Каманы цифрлаштыру проектының бер өлеше генә. Әлеге проектта виртуаль шәһәр булдыру, акыллы ярдәмчеләр, торак-коммуналь хуҗалыклар, сәламәтлек саклау өлкәсендә кушымталар ясау да каралган. 2025 елда Түбән Кама IQ шәһәрләре федераль рейтингы буенча 6 урынны алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев