Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Августта эшләүче пенсионерларга иминият пенсиясен автомат рәвештә яңадан санаячаклар

Төгәл дата пенсионер яши торган төбәккә бәйле.

2025 елның августында Россиядә эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясен яңадан исәпләячәкләр. Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты әгъзасы Алексей Говырин («Бердәм Россия») шулай дип белдерде. Бу хакта RT хәбәр итә.

Яңадан исәпләү 2024 елда рәсми рәвештә хезмәт куйган, ә эш бирүчеләр алар өчен иминият взнослары түләгән гражданнарга кагылачак. Говырин аңлатканча, процедура автомат рәвештә башкарыла, пенсионерларга гариза бирергә кирәкми.

Депутат сүзләренчә, өстәмә түләүнең күләме моннан алдагы календарь ел өчен исәпләнгән пенсия баллары санына бәйле. Әмма максималь өстәмә түләүнең күләме чикләнгән — 2024 ел нәтиҗәләре буенча күбрәк баллар исәпләнгән булса да, өч шәхси пенсия коэффициентыннан да артыграк түгел.

Ул шулай ук яңадан исәпләгәндә пенсионер лаеклы ялга чыккан вакытта актуаль булган коэффициент бәясе кулланылуын әйтте. Бу түләүләрне берничә ел элек рәсмиләштергән кешеләрнең бер балл бәясе хәзергесеннән аерылырга мөмкин дигәнне аңлата.

Говырин искәртеп үткәнчә, даими рәсми мәшгульлек һәм иминият кертемнәрен түләү пенсионерларга ел саен мондый өстәмәгә дәгъва кылырга мөмкинлек бирә. Стаж һәм взнослар турындагы барлык мәгълүмат Социаль фондка эш бирүчеләрдән килә, шуңа күрә пенсионерларга бу белешмәләрне өстәмә рәвештә раслау таләп ителми.

Яңадан исәпләнгән пенсияне түләү 2025 елның августында башланачак. Төгәл дата пенсионер яши торган төбәккә бәйле, әмма, кагыйдә буларак, түләүләр айның 3-25 көннәрендә башкарылачак, дип өстәде парламентарий.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев