Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ашыгыч ярдәм фельдшеры эт тешләгән очракта түбәнкамалыларга нишләргә кирәклеген аңлатты

Теләсә нинди очракта мөмкинлек булу белән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Урамда Рәиснең кулын эт тешләде. Яра тирән булмаганга, табибларга мөрәҗәгать итәргә беркем дә ашыкмады. Кулын бәйләп куйдылар да, оныттылар. Ләкин берничә көннән соң ярасы шешеп чыкты. Эт селәгәе белән организмга инфекция үтеп кергән дип хәбәр иттеләр хастаханәдә. 

Мондый авырлыклардан ничек сакланып була? Эт түгел, кеше тешләсә, ничек ярдәм итәргә? Елан, бал корты, талпан тешләсә, нәрсә эшләргә? Бу сорауларга җавапны ашыгыч ярдәм фельдшеры Инна Сорокина бирде. 

— Инна Александровна, эт тешләгәннән соң беренче ярдәм нинди булырга тиеш? 
— Әгәр яра кул яки аякта булса, аларны хәрәкәтсез калдырырга кирәк. Яраны тикшерегез, мөмкин булса, юыгыз, нинди дә булса антисептик белән эшкәртегез (фурацилин, хлоргексидин). Яраның кырыйларын йод белән эшкәртергә кирәк. Кисәтеп куям: йодны турыдантуры ярага салырга ярамый! Яраны тулысынча каплау һәм аны инфекциядән саклау өчен коры стериль марля салфетка кулланыгыз. Мөмкин кадәр тизрәк ашыгыч ярдәм чакыртыгыз яки травматология пунктына үзегез барыгыз. 

— Антисептик та, йод та булмаса нишләргә? Барысы да үзләре белән дару йөртми бит...
— Су белән юыгыз. Әгәр дә бернәрсә дә булмаса, яраны чиста яулык яки шарф белән бәйләргә була. Ул — яраны пычрак керүдән саклар-га тиеш. Әгәр дә тешләгән җир авыртса, авыртуны баса торган дару бирегез. Баштан кешенең бу препаратларга аллергиясе булмавына инаныгыз. Шуны истә тотыгыз: алкоголь авыртуны баса торган дару роленә яраклы түгел, хәтта аның белән яраны да юарга ярамый, тешләгән урын пешәргә мөмкин. Кеше тешләгән очракта да шундый ук ярдәм күрсәтелә.

— Елан чакса, ничек эш итәргә? 
— Шулай ук аяк-кулны хәрәкәтсез калдырырга кирәк. Иң яхшысы — шина кую. Тешләү урынын җиңелчә генә суытырга кирәк. Иң мөһиме: салкынны этаплап бирү. 10-15 минут суытып тотканнан соң, берничә минут сабыр итеп торыгыз. Яра өстенә каты бинт салырга мөмкин, ләкин аны бик каты кысмагыз. Әгәр кешенең үзендә антигистаминнар (аллергия реакцияләре симптомнарын кисәтү һәм бетерү өчен дарулар), бар икән аларны эчәргә кирәк. Яраланган кешегә сыеклыкны күбрәк бирегез, чөнки елан агуы канны куерта. Зыян күрүчене хастаханәгә мөмкин кадәр тизрәк алып барырга кирәк.

— Елан йөзне дә, муенны да чага ала бит ул. Мәсәлән, җир җиләген җыйганда, башны бик аска иеп торсаң. Монда каты бинтлау ярдәм итмәячәк... 
— Бу вакытта күп эчәргә, тешләгән урынга салкын куярга һәм антигистамин препарат кабул итәргә киңәш ителә. Әгәр дә инде урманда ялгыз булсагыз, тиз арада коткару хезмәтенә шалтыратыгыз, урманнан чыгу юлын эзләп, машина йөрү юлына таба хәрәкәт итегез. Диспетчерга кайда булуыгызны, нәрсә булганын һәм кая баруыгызны аңлатыгыз. Сезгә ярдәм итә алырлык кешеләр булган урынга барып җитәргә тырышыгыз. Әгәр дә сез урман эчендә калып, ашыгыч ярдәм чакыртсагыз, табиблар сезне бик озак эзләргә мөмкин. 

— Елан чакканда, киноларда еш кына кешеләрнең ярадагы агуны үзләре суыра башлаулары күрсәтелә. Бу дөресме?
— Юк, алай эшләргә ярамый. Авызыгызда киселүләр, җәрәхәтләр, тешләрегездә кариес булмавына ышанасызмы? Әгәр дә авыз эчендә нинди дә булса берәр яра булса, елан агуы сезнең организмга да эләгәчәк. Һәм сез дә зыян күрәчәксез. Әгәр сездә аллергия булса? Яки кешедә берәр нинди авыру, ә аның канында башка инфекцияләр булса? Үз-үзегезне саклагыз! 

— Бал корты тешләсә һәм аллергик реакция башланса, нәрсә эшләргә?
— Аллергик реакция булса, тешләгән урын янып, авырту барлыкка киләчәк. Сезгә сулыш алу авыр булачак, йөз, күзләр, иреннәр шешәчәк. Беренче итеп антигистамин дару эчәргә яки аллергиягә каршы мазь кулланырга кирәк. Бал корты угын чыгарырга тырышыгыз, чөнки ул агулы. Әгәр дә ук чыкмаса, кан агымына агу керүне киметү өчен тешләнгән урынга салкын куеп торыгыз. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез. 

— Коткару өчен күпме вакыт бар?
— Барысы да канга күпме агу керүенә бәйле. Бал кортлары агуына аллергия кемдәдер тәүлек эчендә башланса, кемдәдер берничә секунд эчендә барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, бер хатын-кызны бакчада эшләгәндә бал корты тешләгән. Аллергия реакциясе шулкадәр тиз булган ки, ул шунда ук аңын югалта, хәтта өенә дә барып җитәргә өлгерми. Участокта ул берүзе булганга, табиблар аны коткарырга өлгермәде шул.

— Ә талпан тешләгәнне ничек аңларга?
— Ул урында кычыту башланачак, авырту, кыймылдау барлыкка киләчәк. Паразитны пинцет белән җайлап чыгарырга тырышырга мөмкин, ләкин бу куркыныч. Ялгыш аның корсагын йолкып алсагыз, башы тәнегездә калырга мөмкин. Шул чакта травмпунктка мөрәҗәгать иткән очракта, табибларга тешләгән урыннан башын тәнне кисеп чыгарырга туры киләчәк. Шуңа күрә җеп алып, башын төенләп бәйләп, сак кына, ашыкмыйча сәгать угына каршы әйләндереп, җепне үзеңә тарту яхшырак. Бөҗәкне алгач, тешләү урынын йод белән яндырырга кирәк. Ләкин талпан тешләве алай ук куркыныч түгел. Аннан соң нәрсә булуы, энцефалит һәм боррелиоз барлыкка килу мөмкинлеге куркыта. Шуңа күрә тиз арада хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

— Бу авыруларны булдырмас өчен нәрсә эшләргә?
— Урманга еш йөрүче шәһәрдәшләр профилактик прививкалар ясата. Шулай ук сезгә травматология пунктына мөрәҗәгать иткәннән соң да прививка ясаячаклар. Инфекцияне булдырмас өчен, паразитны тикшереп була. 21 көн дәвамында температурагызны үлчәгез — бу талпан энцефалиты өчен инкубация чоры. Әгәр температурагыз 37,2 дән югары күтәрелсә, табибка мөрәҗәгать итегез. Авыл өенең ишегалдында уйнаганда тугыз яшьлек кызны талпан тешләү очрагын хәтерлим. Әти-әнисе хастаханәгә вакытында мөрәҗәгать итмәгәннәр, бөҗәк зарарланган булып чыккан. Хәзер аңа кырык яшь, кызганыч, ул инвалид һәм караваттан тора алмый шул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев