Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Апуш» балалар китапханәсендә кечкенә нәфис сүз осталары бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар

«Сөйлим анам телендә» конкурсының беренче этабында 56 бала катнашып, шуларның яртысы диярлек финалга чыккан.

Нәни түбәнкамалылар мәртәбәле жюри әгъзаларын үзләренең образлары, сәнгатьле сөйләм осталыклары, иҗади чыгышлары белән шаккаттырырга тырыштылар.

4 яшьлек Мәликә тамашачы алдында үзен иркен тота. Сәхнә артында кызчыкка әнисе, тәрбиячесе көч биреп торалар. Кечкенә түбәнкамалының нәфис сүз осталары бәйгесендә беренче тапкыр гына катнашуы түгел.

«Мин бу конкурска кызым белән килдем. Безгә бу конкурс ошый. Беренче тапкыр гына ктанашмыйбыз. 2 яшьтә 9 айда беренче тапкыр килгән идек. Шул вакыттан конкурска йөрибез».

«Апуш» балалар китапханәсендә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар шигырь сөйләү осталыгында ярыштылар. Кечкенә нәфис сүз осталары арасында көндәшлек көчле була. 1 нче турда  506  бала катнашып, шуларның 20се финалга чыккан.

Кечкенә нәфис сүз осталары мәртәбәле жюри әгъзаларын үзләренең образлары, сәнгатьле сөйләм осталыгы, иҗади чыгышлары белән шаккаттырырга тырыштылар.

«Бүген балалар китапханәсендә «Сөйлим анам телендә» нәфис сүз осталары бәйгесенең финал өлешендә шәһәребезнең иң сәләтле милләткә гашыйк кызлары һәм малайлары көч сынаша. Аларга уңышлар теләп калыйк».

«Сөйлим анам телендә» бәйгесе Түбән Камада алтынчы  тапкыр үткәрелә. Иганәчеләр булып Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы чыгыш ясый. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев