Апрельдә Татарстанда һава температурасы нормадан 1 градуска югарырак булачак
Моннан тыш, синоптиклар апрель аена явым-төшем фаразлары белән уртаклашты.
Апрельдә Татарстанда уртача һава температурасы 1 градуска нормадан югары булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Татарстанда бу айда климатик номра +5,4 градус тәшкил итә.
Моннан тыш, синоптиклар апрель аена явым-төшем фаразлары белән уртаклашты. Аларның мәгълүматларына караганда, бу күрсәткеч норма чигендә — төбәктә 30 мм була.
Россия Гидрометеорология үзәге белдергәнчә, апрельдә Идел буе федераль округында температура аномалияләре көтелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев