Әниләрне ташларга ярамый: язмышлар һәм ялгышлар
Узган ел Түбән Кама драма театрында, «Җидегән чишмә» проекты кысаларында язучы Данил Салихов белән бик җылы очрашу узган иде.
Шул вакытта юбилярны котларга Минзәлә дәүләт театры артистлары да килгәч, ике спектакльләреннән өзекләр күрсәтеп, зур алкышлар яулады.
Яңа ел алдыннанрак С.Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театры Халык иҗаты йортында шәһәрдәшләребезгә «Әни» мелодрамасын сәхнәгә куйды. Драматург һәм режиссер Ильяс Закиров әзерләгән бу яңа спектакль премьерасы быел яз көне булган иде. Шуңа күрә яңа әсәр тамашачыларда зур кызыксыну уятты. «Алсу белән Ләйсән... Бер-берсен белмәгән ике яшүсмер. Яңа гына яши башлаган ике җан. Аларны нәрсә берләштерә? Берсе әнисен эзли, икенчесе аннан баш тарта. Ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр проблемасы бүгенге көндә дә бик актуаль...» — афишадагы «Әни» мелодрамасына аннотация шулай язылган.
Сәхнәдә — бик мескен җиһазландырылган ике бүлмә. Ике якта ике тормыш. Урталарында — элеккеге урам телефоны будкасы хәтле генә чәчәк киоскы. Үсмер кыз Алсу сукыр әнисе Чулпан белән яши. Минем фикеремчә, яши дип әйтү артык. Дөресрәге, Алсу әнисен талап яши — акчасын да, җанын да («Минем сөлгегә тимә!») Һәм әнисенең гариплеген бар нәрсәдә гаепли... Имеш, ул сыйныфташларыннан ояла. Алсу ролен уйнаучы яшь артистка Диләрә Зиннурова тупас һәм тәрбиясез кыз образын бик җиренә җиткереп сурәтли. Ә аның әнисе ролен Татарстанның атказанган артисты Чулпан Бәдретдинова искиткеч зур осталык белән башкарды.
Спектакльдә сюжет линиясе үсеше шулай ук икенче юнәлештә дәвам ителә — балалар йортында үскән Ләйсән һәм аңа әнисен эзләргә булышкан психолог Гүзәл тарихы. Спектакль башында Ләйсәнгә «кире» герой образы тартым булса, сюжет йомгагы чишелеш вакытында без анда уңай характер чалымнарын күбрәк күрәбез. Әлбәттә, мелодраманың тагы бер герое — кызы картлар йортына илтеп куйган Рәҗәб карт тарихы. Беренче карашка төп роль булмаса да, аны башкаручы Татарстанның — халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов сәхнәгә чыгу белән үзенең нур сибеп торган елмаюы, ихлас күңелдән мәхәббәт учагына ташланып, үзенең сөю хисләрен чагылдыра алуы белән тамашачыларның игътибарын җәлеп итте. Чулпанны чәчәккә төрелгән «розовый» велосипедта сәхнә буйлап әйләндереп йөрткәндә бөтен зал алкышларга күмелде... Голливуд киноларындагыча спектакль тулысынча «хэппи-энд» белән тәмамланмады шул. Тамашачы мәхәббәтен яулап алырга өлгергән, еллар буе тормыш авырлыкларына бирелмәгән Чулпан кызы Алсуның мәрхәмәтсез кылануларына түзә алмыйча үлеп китә.
Драматургның уңышлы адымы дип сәхнә бизәлешен алыштырганда «кадрлар» артыннан автор исеменнән берничә кат яңгыраган төрле шигъри юлларны да билгеләп узарга була: «Агачтан вакытсыз өзелгән яфраклар күпме! Сабый чагыңда, гаиләңнең җылы кочагыннан өзеп алып, рәхимсез җилләр сине әллә кайларга илтә...»
Дөрес, спектакльдә сюжет линиясен ачуда, кайбер сәхнә өзекләрендә хата-ялгышлыклар да бар кебек. Бүген, сукыр түгел, типсә тимер өзәрлек ирләр дә үз бизнесларын бик авыр алып барганда, Чулпан чәчәк кибетен ничек «төшемле» итеп алып барды икән? Аннары, сукыр кешенең чәчтараш журналына төртеп күрсәтеп, «миңа мондый прическа» кирәк дип әйтүе күп тамашачыларны аптырашта калдырды. Балалар йортыннан чыккан яшүсмерне элек эчкечеләр торган «общага» бүлмәсенә җибәрүгә дә ышану кыен. Белгәнебезчә, балигъ булган ятимнәргә дәүләт аерым фатир бирү таләбен раслаган закон да бар бит.
Ләкин, спектакльнең бик тәрбияви эчтәлекле, яшь һәм өлкән буын арасындагы мөнәсәбәтләр турында чынлап борчылып, бик дөрес чагылдыруын билгеләп үтмичә булмый. Көн кадагына суга торган шундый сәхнә әсәрләре күбрәк булсын иде. Кайбер театр әһелләре «бар, күп бездә андый әсәрләр!» дип җавап бирергә ашыгырлар. Бардыр, әлбәттә, тик кызганычка каршы, безнең шәһәргә татар театрлары гастрольләргә сирәгрәк киләләр шул...
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев