Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Әниләр турында якты хатирәләр

Без — «Берегиня» пенсионерлар клубы — һәр ел саен ноябрь азагына туры килгән Аналар көнен билгеләп үтәбез.

Чөнки безнең коллективта күбесе хатын-кызлар. Быелгы бәйрәмне аналарны чакырып, бераз үзенчәлекле һәм истәлеклерәк итеп үткәрергә тырыштык. «Мирас» мәдәният йорты дирекциясе тарафыннан безнең клубка бүленеп бирелгән бүлмәдә кайнар чәй эчеп, үзебез әзерләгән пироглар, бәлешләр, төрле татлы ризыклар белән сыйланып, әниләребезне искә алып утырдык. 

Без үзебез инде күптән әбиләр, дәү әбиләр булсак та, һәрберебез мәрхүм әниләребезне жылы хатирәләр белән искә алып, хисләребез белән уртаклаштык. Һәммәбез да үзенең әнисе турындагы матур истәлекләрен яңартты... 

Әни! Өч хәрефтән торган бу сүздә — күпме наз, жылылык һәм күңел тойгысы! Шул кадерле сөйкемле зат ул әни — бары аларның йөрәге генә шулкадәр түземле һәм шәфкатьле!

Мин 10 балага җан биреп, дөньяга китергән, тәрбия биргән, һәрберсен кочагына сыйдырган үземнең әнием Мөнәвәрә (урыны ожмахта булсын!) турында искә алмыйча, хатирәләремне бүлешмичә булдыра алмадым. 

Сугышны берәү дә көтми бит, ул кинәт башлана. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк сугышка алынган әтиебез 5 балалы гаиләсен калдырырга мәҗбүр була. Балаларның иң зурысына — 9 яшь, иң кечесенә, яисә миңа, 5 ай гына була. Шул авыр елларда әниебез, колхоз кырларында иртә таңнан караңгыга кадәр эшләп, таякка исәпләнелгән "хезмәт көне«нә бик аз гына бүленеп бирелгән икмәк белән, безне саклап кала алган. Әтиебез 1943 елның ахырларында яраланып өйгә әйләнеп кайткан. Әле сугыштан соңгы елларда да, илне тәмам төзекләндергәнче, яшәргә бик авыр булды... 

Ә менә балалар йортында тәрбияләнгән сугыш чоры баласы Зинаида Савенкова үзенең иртә вафат булган әнисен хәтерләмәсә дә, каенанасын бик жылы сүзләр белән искә алды. Озак еллар бергә яшәгәннәр, үзе белгән кул эшләренә, йорт эшләренә өйрәткән, миңа әнидән дә якын булган каенанама бик рәхмәтле булдым, дип искә алды. 

Шунысын да язып узам, бәйрәм көнендә үзебезнең горурлык булган балаларыбыздан һәрберебез дә котлау сүзләре һәм бүләкләр алдык. Якын торганнары өйләренә килеп котладылар, ерактагылар телефон аша күреп сөйләшеп, әниләренә жанга рәхәт сүзләрен ишеттерделәр.

30 ноябрь көнне «Мирас» мәдәният йортында әниләргә багышланган зур концерт күрсәтелде. 

Онытмыйк әниләрне! Без барыбыз да ана балалары!

Земфира Рәхимова, «Берегиня» клубы житәкчесе 
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев