Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Ана капиталыннан айлык түләү

ТРда өч яшькә кадәрге 7752 баланың ата-аналары ана капиталы акчасыннан айлык түләүләр ала.

Ел башыннан РСФның Татарстан бүлеге гаиләләргә 400 миллион сумнан артык акча күчерде. 

Айлык түләү җан башына керем яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән түбәнрәк булган гаиләләргә билгеләнә. Татарстанда — бу ата-аналарның хезмәт мәшгульлегенә яисә мөлкәтенә карата өстәмә таләпләрдән башка аена 30146 сум. Айлык түләү күләме гариза бирелгән вакытка яшәү төбәгендә балага бер яшәү минимумына тигез. 2025 елда республикада яшәүчеләр өчен бу — 12741 сум тәшкил итә. 

"2025 елның июненнән балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер республика халкы ана капиталы чараларыннан тизрәк файдалана ала, гаризаны карау срогы ике тапкыр кыскартылды һәм документларны кабул иткәннән соң 5 эш көнен генә алып тора, — дип аңлата Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Әгәр айлык түләү алу турында гариза балага алты ай булганчы бирелгән булса, айлык түләү бала туган айдан гамәлгә ашырыла. Башка очракларда ул гариза белән мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә.

Ана капиталы чаралары хисабыннан айлык түләү билгеләүне сорап язылган гаризаны Дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинет аша, күпфункцияле үзәкләрдә дә һәм Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Һәр балага аерым гариза бирелә. Гариза тапшырганда документлар бирергә кирәкми, фонд белгечләре барлык кирәкле мәгълүматларны ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль рәвештә соратып алачак. 

Ярдәм чаралары 12 айга билгеләнә. Айлык түләүне озайтуны сорап язылган гаризаны пособие билгеләнгән чорның соңгы аенда кабат бирергә мөмкин.

Өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталы акчаларыннан айлык түләү алдагы ай өчен башкарыла һәм һәр айның 5 нче көнендә түләнә. Түләү көне ялга яки бәйрәмгә туры килсә, акча алдагы көндә күчерелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев